Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык

Кешене бары тик кыяфәтенә карап бәяләргә без инде күптән ияләштек. Киенүенә, бизәнүенә карап, нинди кеше икәнен таный аласыбызга ышанабыз. Әмма дөресме соң бу? Артык матур киенсә, мактана, дибез, киеме таушалган булса, кием алырга акчасы юк, дип, ул кешегә бармак төртеп күрсәтәбез. Ә бит кешенең матурлыгы – кыяфәтендә түгел, ә эчке гүзәллегендә. Инде күптән әйтелгән, ничәмә-ничә тапкыр кабатланган сүзләр. Ләкин барыбыз да аңлаган кыяфәт кенә чыгарабыз, ә чынында барыбер кеше күңелен төшенә белмибез. Артык теләмибез дә бугай.

Мин үзем дә шундый идем. Каты күңелле, усал, кешегә карата кырыс. Ләкин тормышыбызда ниндидер бер үзгәреш дулкыны була. Нәкъ шул вакыйга аркасында, кеше яңадан туарга сәләтле. Мин яңадан тудым.

Явыз дип… Явыз да түгел мин, эшем таләп итә. Балтачының, эшли-эшли, кулы катылана, зурая бит, минем дә шулай бәгырем явызланды. Полиция хезмәткәре мин, әмма бу вакыйга вакытында безне әле «м» хәрефенә башланган сүз белән атап йөртәләр иде. Төрле хәлләр күрергә туры килә миңа хезмәтем дәвамында. Сугышу, үтереш, талау-урлау, кыйнау… Бу мохиттә яхшы күңелле калып буламы икән?

Әлеге вакыйга салкын кыш көне булды. Җитмәсә, Яңа ел төнендә. Хәзер дә хәтерлим: ул төнне җелекләргә үтәрлек суык иде. Җил дә, сыенырга урын эзләгәндәй, әле бер диварга килеп бәрелә, әле икенчесенә ташлана, аннары урмандагы явыз бүре сыман, ачы итеп улый. Ә мин – дежурда. Кеше бәйрәм итә, рәхәтләнеп күңел ача. Ә миңа билгесезлек кочагында төн уздырасы.

Полковник бүлмәсеннән чыкты да:
– Бәйрәм белән, дежурный, – дип, болай да ярсыган күңелне кыйнады.

«Оялмыйча, шулай дип тора бит», – дип уйлап куйдым мин, нишләптер, аны гаепләргә сәбәп бар сыман итеп. Төн буе телефон саклап утыр инде… Әмма бер нәрсә күңелемне тынычландыра, икенче яктан еларлык итә: мин ялгыз. Өйдә барыбер мине берсе дә көтми. Ялгызлык – минемчә, иң куркыныч нәрсәләрнең берсе. Өеңә шатлыклы яки моңсу хәбәр белән бүлешергә дип ашыгасың. Кайтып керәсең… Ә өй буп-буш. Утларны кабызмыйча, караңгыда ятагыңа авасың да тизрәк йокларга тырышасың. Иртән торгач, озатучы юк…

Ә бу төн тормышымны икегә бүлде. Утырам шулай берәр хәвефле хәбәр көтеп. Бозланган тәрәзәнең бер читен өреп җебеттем дә текәлеп карарга керештем. Тышта эт күренде. Озак карап тордым аңа. Бу йонлач, аклы-каралы урам эте, әллә арып, әллә тиккә йөрүнең мәгънәсез булуын аңлап, кар өемендә казына башлады. Казыган чокырына кереп ятты. Суыктан калтыравы миңа да сизелде. Йоны бозга ябышып ката кебек тоелды.

Мин бүрегемне генә эләктердем дә урамга чыктым. Эт, мине күреп, торырга җыенды, әмма аңа барыбер ярдәм итмәячәгемне уйлап, ахры, кире ятты.

– Кил, маһ-маһ, – дидем мин, чакырып.

Этнең күзләре ярдәм булуын сизеп ялтырарга тотынды. Тиз генә сикереп торды да, яшендәй, миңа таба атылды. Мин аны участокка алып кердем һәм җылы торба янына яткырдым.

– Рекс булырсың, – дип исем куштым.

Рекска ошады булса кирәк, ул минем яныма килеп басты да кулны ялап алды. Өстәл тартмасында бутербродларым бар иде. Шуларны чыгардым. Берсен Рекска суздым, берсен үзем ашый башладым. Эт күптән азык күрмәгән булса кирәк, тиз ялтыратты, ниндидер бер комсызлык белән икенчесен чәйнәп бетерде. Өченчесен торба астына яшереп куйды. Күңелем тулды. Мескен эт тыныч күңел белән ашый да алмый бит. Комсызланырга, тапканын киләчәккә саклап калырга мәҗбүр. Рекс сузылып ятты, алгы аякларын башы астына куйды. Мин журналны алдым да дежурлык барышын язарга керештем. Озак эшләргә түземлегем җитмәде. Ташладым бу эшне. Рекс, төннең куркыныч өлеше узганын сизеп, йоклап китте. Шулчак ишекне кемдер каты итеп какты. Дөмбердәтә үк башладылар. Рекс сискәнеп уянып китте дә йокысын бозучыга ырлап өрергә кереште.

– Кем йөри инде тагын, – дип, ишеккә юнәлдем.

Минем алда «бомж» басып тора (алда аны бары тик «сукбай» дип атарбыз), чәчләре чал, җиткән, салкыннан оеш-оеш укмашып катканнар. Мыегы, әле генә сөт эчкән кебек, ап-ак, ә өстендә берни юк. Күзләрем, ирексездән, аска таба йөгерде. Ниндидер таушалып, тузып беткән тишек чалбар кигән, үзе яланаяк… «30 градуста да бәйрәм кызуы кешене шулай йөртә икән», – дип елмаеп куйганымны сизми калдым. Шулчак кулларына күзем төште. Сырмасын төреп тоткан.

– Бар, кит әле, бәдбәхет! – дип кычкырдым мин моңа, бөтен үпкәмне бушатыр җай чыкканга куангандай. Тәне шешенгән сукбай бары тик авазлар гына чыгара алды.

– М..м…ммм, – диде ул.

Мин аны тыңламый калырга ярамаганны күзләреннән аңладым. Ул калтырануын баса алмаслык туңган иде. Үтенүле караш белән миңа кулындагы сырмасын сузды. Инде этеп чыгарырга җыенган идем, әмма сырманың селкенгәнен искәрдем. Үзем дә сизмәстән, сырмасын тартып алып, өстәлгә куйдым, кызу хәрәкәтләр белән сүттем. Сүттем дә бозланган баганадай катып калдым. Алдымда күп булса бер атналык сабый ята иде. Үзе еламый. Бер мизгелгә чуалып киткән фикерем эзгә төште. Ишек катында басып калган кеше – җеп очы бит. Мин, кулыннан тотып, аны бүлмәгә алып кердем. Участокта нинди җылы әйбер бар, барысын аның өстенә ашыга-ашыга яба башладым. Аны тизрәк җылытырга кирәк иде. Кинәт башыма сәер уй килде.

Мин:
– Каян алдың баланы? – дип кычкырдым.

Кечкенә бала сискәнеп куйды, ә Рекс, алгы аяклары белән торба астына яшергән ипиен алып, өстәл астына кереп качты. Сукбай, калтыраудан туктарга тырышып, куллары белән үзен кочаклады.

– М…мм.

Бик нык тырыша торгач:

– Чүп савытыннан, – диде.

Каян килә яхшылык? Әлбәттә, йөрәк түреннән. Әлеге кеше, бер мәкерле уйсыз, нарасыйны үлемнән саклап калган. Ә кыяфәтенә карап, бу кеше кемгәдер, аеруча чит балага яшәү бүләк итәр, дип кем уйлаган? Мин бит аны чак кына куып чыгармадым. Бу уйларымнан аерылып, телефон янына килдем. Номер җыйганда да, йөрәгем әллә ничек сулкылдап куйды. «Ашыгыч ярдәм»дә трубканы тиз алдылар.

– Алло, – дидем үз тавышымны үзем танымыйча. – Милиция бүлегендә салкында өшегән бер кеше һәм атналык сабый бала бар.

– Адресыгыз? – диде трубкадагы хатын-кыз салкын гына, гүя гадәттән тыш берни булмаган.

Мин, ачуымны тыеп, адресны әйттем һәм, шапылдатып, телефонны куйдым. Сәгать төнге ике җитә. Өстәл астында Рекс йоклап ята, почмакта минем һәр адымымны күзәтеп, ят кеше утыра.

Ул инде бераз җылынды. Кулыма алган баланы сырма өстенә кире куйдым да сүгенеп алдым:
– Кайда йөри инде бу врачлар? – дидем мин.

Почмактан тавыш ишетелде:
– Кайгырма, тиздән килеп җитәрләр.

Аның тынычлыгы шаккатырды мине. Ул, үз гомерен уйламыйча, кеше тормышын коткарганын аңламый да кебек, аның өчен гадәти вакыйга булып тоела бугай. Аның җылынганына шатландым, чөнки бу вакыйганы минем тулысынча ишетәсе килде. Беркетмә кәгазен алып, язган кыяфәт ясадым.

– Ничек, кайда, кайчан? Сөйлә!

– Мин гадәттәге сукмагымнан – чүп савытлары яныннан барам. Шул чак колагыма елаган сыман тавыш ишетелде. Мәче чыга алмый ятамы әллә дип, карыйсы иттем. Күп алар анда. Карыйм, зур чүп савытындагы кәгазь тартмада бала ята. Мин югалып калдым. Өстемдәге сырманы салып төрдем дә монда килдем…

– Кайда булды бу хәл? – дип бүлдердем мин аны.

– Урман янындагы йортларны беләсезме? – Әйе.

– Менә шунда.

Минем күзләрем шар булды, чынлап әйтәм.

– Ул бит – ике чакрымлап ераклыкта.

– Бардыр, – дип, минем сүзләрне раслады сукбай.

– Шуннан алып килдеңме? – дип гаҗәпләнеп сорадым.

– Нигә?! Калдырып китеп булмый бит инде. Кеше булырга туган бит.

Мин тынып калдым. Ни әйтергә, ничек рәхмәтләрне белдерергә? Белмәдем… Күзләрем бу кешенең кызарып, кабарып чыккан аякларына төште.

– Аяк киемең кайда соң синең?

– Кар өеме аша үткәндә төшеп калды бугай. Эзләп торырга җай булмады, – диде ул, сабыйга яратып карап.

– Каһәр суккан, кайда соң алар? – дидем мин, «ашыгыч ярдәм» машинасын искә төшереп.

Рекс, йокысыннан уянып, аның янына килеп терәлеп үк утырды. Минем дә кочаклап, нык итеп кочаклап аласы килә башлады аны. Ләкин тыелып калдым. Чәй кайнаттым. Ул, ашыкмыйча, әкрен генә эчте. Рәхмәтен дә чын күңелдән, без ишетергә ияләшкән дежур вариантта түгел, сирәк яңгырашта әйтте. Карашымны әле сабыйга, әле аның коткаручысына күчереп, байтак карап тордым.

– «Ашыгыч ярдәм» чакырдыгызмы? – дип, ике кеше эчкә үтте.

– Бигрәк ашыгыч үзегез. Сезнең тизлегегезгә сокланып кына була, – дия-дия, каршы алдым.

– Ярар инде, бәйрәм бит, ачуланма, – диде зәңгәр куртка кигән врач.

Мин түземлегемне югалттым. Якасыннан тотып, аны стенага терәдем.

– Бәйрәм? Монда кешеләр үлемнән чак котылу алдында, ә сез – «бәйрәм…» дип, йөзенә кычкырдым. Ләкин үземне тиз кулга алдым.

– Кайда, күрсәт яралыларны, – диде врач, гафу үтенгән сыман.

Мин аларга булган вакыйганы ике-өч җөмлә белән генә аңлатып бирдем.

Алар бик игътибар белән тыңлаган кыяфәт ясап:
– Аңлашылды, – диделәр.

Чынында, үзләре берни аңламадылар. Бу сукбайның бөеклеген төшендерә алмадым. Шунысы кызганыч иде минем өчен. Ә аның үзен бу мәсьәлә бөтенләй борчымый иде бугай. Ул тып-тын утыруын белде, чын геройның бернигә дә исе китмәде.

– Хәзер баланы кая илтәсез? – дип сорадым мин.

– Балалар йортына. Башта больницада тикшерү үтәр, – дип, төгәл һәм кыска җавап кайтарды кечкенә буйлы врач.

Баланы алып чыгып киттеләр. Озак та үтмәде, әйләнеп керде. Ул сукбай янына кырыена килеп, башта аны тикшерде, аннары кулыннан тартып торгызды. Мин түзмәдем, яннарына килеп:

– Күрмисезмени? Носилка алып керегез, аяклары өшегән бит, – дип сүз каттым.

– Кысылмагыз! – дигән җавап яңгырады. – Алып кер, дим мин сиңа!

Минем һәр сүзне өзеп әйтүем куркыттымы, әллә башка чара калмагангамы, ул тиз генә чыгып керде.

– Кирәкми иде, тавышланышмагыз, – диде носилкадагы, миңа текәлеп карап.

Аларны озатып кергәндә, Рексның да өтәләнеп чабып йөрүен искәрдем. Мин хәлдән таеп, урындыкка аудым. Юк, физик көчем югалмады, рухи көчемне югалттым. Эмоциональ шок булды миңа.

– Менә, Рекс, – дидем мин, эткә карап, – яшисең син шулай дөньяда, берни күрмичә, ә яныңда күренмичә, беленмичә, шундый батырлар яши. Алар бернигә өметләнми ярдәм итәргә сәләтле. Башкаларның тормышын кайгырталар. Ә аларны хәтта белмиләр. Кызганыч, бик кызганыч… Җае чыккан һәрбер урында үзен мактап яшәүче эгоистлар күпме… Бик кызганыч!

Рекска карап алдым. Ул минем аяк астында йоклый иде инде. Тышта җил тынды. Хәтта җылы булып китте… Җанга.

Иртән төнге кунагым Рексны – яңа дустымны – өйгә кайтардым да хастаханәгә чаптым. Бала исән, төнне тыныч чыккан. Күңелемдә аны үземә алу теләге уянды. Бала шатлыгыннан, сукбай турында бөтенләй онытканмын. Күрешәсем, ныклап танышасым, гафу үтенәсемне күз алдыма китереп, хастаханә коридоры буйлап киттем. Каршыга очраган табибтан:

– Кичә милиция бүлегеннән өшегән кешене алып киткәннәр иде, кайда икән ул? – дип сорадым.

Врач тирән итеп сулыш алды да кулларын артка яшерде.

– Өшүе нык дәрәҗәдә иде.

– Ничәнче палатада дип сорадым, өшүен үзем дә күрдем мин. Документлары булмаганлыктан куып чыгармагансыздыр бит?

– Юк, – диде врач. – Таң атканда үлде.

Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Кеше гомерен коткарып калган өчен, ул күкнең үзеннән хуплау алыр кебек иде. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым, көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек, асылынып төште. Аякларымны өстерәп барганга, хастаханәдә булган бар кеше миңа игътибар итте. Тизрәк моннан югалыр өчен, йөгереп диярлек чыгып киттем.

Өйдә бикләндем дә кичкә кадәр чыкмадым. Рекс, мине юатырга теләгән сыман, сыпырынып йөрде. Кич белән больницага кире бардым. Урам караңгы, аяк астында җепшек кар шыгырдый. Юл буенча «Мин шулай булдыра алган булыр идемме?» дигән уй бораулады. Төгәл җавап таба алмаудан үртәлдем.

Хастаханәдә сукбай турында кабат белештем, күмү мәшәкатен үз өстемә алдым. Нишләптер, аны иң нык белүче миндер кебек тоелды. Иртән зиратка килгәндә, каберне казып бетереп яталар иде. Әзер булу белән, мәетне тиз-тиз күмеп тә куйдылар.

– Ә сез беләсезме… – дип, сүз әйтергә җыендым, әмма тукталдым.

Зиратта мин һәм кабер казучылардан башка беркем дә юк иде. Алар да кузгалдылар. Хәтта күктә каргалар да очмый. Минем бу кеше турында бар дөньяга кычкырасы килде, әмма ишетмәсләр, дөресрәге, ишетергә теләмәсләр дип курыктым. Кабер кырыеннан аерылып китә алмыйча тордым. Ә табылдык бала кайчан да булса үзенең коткаручысын беләчәкме? Һичшиксез, беләчәк, миннән беләчәк.

Баланы миңа тәрбиягә, әлбәттә, бирмәделәр. Ләкин әлеге көнгә кадәр мин аның янына йөрим. Бераз үскәч, бергә сукбай кабере янына барырбыз. Ул безгә шат булыр. Тормыш дәвам итә. Беркем дә сукбай турында белмәячәк, аның яшәвен сизмәгәндәй, аның үлемен дә сизмәячәкләр. Әмма ул матур үлем белән китте. Тормыш төбендә булса да, Кеше булып кала белде. Яшәешнең бөек сере менә шундадыр инде ул. Күрә алганнарга җайны дөнья үзе чыгара икән.

Ильяс Баһауов


Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык” язмасына фикерләр

Фикер өстәү