Күркә үстереп баеп буламы?

Бергә булганда, барысы да җиңелрәк хәл ителә. “Индейка” кооперативына кергән 13 пайчы әнә шулай дип эшли. Әлеге вакытта биш эре фермер күркә үстереп сату белән шөгыльләнә.

Кооперативның эшчәнлеге 2016 елда башланган. Иң элек алар Авыл хуҗалыгы министрлыгының грант акчаларына Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында кошларны чалу цехы төзиләр. Биредә районның гына түгел, республиканың да данлыклы “Индюжина” оешмасы да үз кошларын чала. Әлегә көненә 2 мең баш үрдәк эшкәртелә.

Бераздан кооператив әгъзалары Кукмара районының Төркәш һәм Норты авыллары арасында “Вамин” оешмасының ташландык биналарын торгыза. Бүгенге көндә дүрт комплексның икесендә фермерлар 2 мең кош үстерә. Якын киләчәктә тагын икесен эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Димәк, әлеге авыл халкына эш урыннары да булачак дигән сүз.

Кооператив рәисе Айрат Гатиятуллин әйтүенчә, әлегә йомыркаларны сатып алалар. Бер тәүлеклек чебиләрне исә Германиядән алып кайталар. Тиздән биредә үк үзләренең инкубаторы эшли башлаячак. Берьюлы 100 мең йомырка кую мөмкинлеге булган җиһаз урнаштырганнар. Киләчәктә йомырка сала торган ана күркәләр дә үзләрендә булачак.

Планнар дигәннән, алар чыннан да зурдан. Проект буенча, кооператив алты корпусны эшләтеп җибәрергә уйлый. Алар тулы көченә эшләп киткән очракта, республиканы гына түгел, якын-тирә төбәкләрне дә йомырка белән тәэмин итәргә ниятлиләр. Моның өчен елына инкубаторга 1,5 млн йомырка куярга кирәк булачак.

– Теләге булганнар безгә тагын да кушыла ала. Кооперативта эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Кеше авыл хуҗалыгына килергә курка. Ә бит дәүләтнең ярдәме бик зур. Бервакытта да сүзне тыңламыйча кире борып чыгармыйлар. Ярдәм итәргә тырышалар. Эшлә генә! Шәхси хуҗалыклар кечкенә кошларны сатып алып үстерә дә безгә киредән сатып бирә. Һәм шулай итеп аның урнаштыру проблемасы да бетә, – дип саный берләшүнең уңай якларын Айрат Гатиятуллин. – Ялгызыңа гына һәрвакыт авыр. Бер кеше оештыру эшләре белән йөрсенме, күркәсен үстерсенме, аны сату турында уйласынмы? Ә монда һәркем үз эше белән генә шөгыльләнәчәк. Кемдер инкубаторда эшли. Икенче берәү кош үстерә. Өченчесе итне урнаштыру турында уйлый.

Итне урнаштыру белән дә проблемалар юк, дип ышандыра ул. Казанда берничә кибетләре бар. Якын көннәрдә башкалада модульле павильоннар да эшли башлаячак.

– Беренче елларда безнең төп максат – йомырка сала торган кошлар, инкубатор һәм кош үстерү буенча көчәю. Ә инде эшкәртү турында бераздан уйлый башлаячакбыз, – ди рәис. – Кошчылык тармагы, авыл хуҗалыгының башка өлкәләре кебек үк, зур тәвәккәллек сорый. Кош авыруларына каршы көрәшү мөмкин түгел. Авыру тисә, синең 5 мең баш күркәң бер атнада үлеп бетәчәк.

Аның сүзләренә караганда, халык күркә итен ашарга өйрәнеп кенә килә әле.

– Күркә ите бик файдалы. Аңа антибиотик бирелми, чөнки организмы бөтенләй кабул итми. Республикада күркә итенә көндәшлек зур дип әйтмәс идем. Ә ул булырга тиеш. Көндәшлектән куркырга кирәкми, чөнки ул һаман алга барырга стимул булып тора. Моның сатып алучыга да файдасы зур, – дип саный Айрат.

Шулай да ул эшчеләр табу белән проблемалар булуын да яшерми:

– Районнарда технологлар табу читен. Башка төр эшләргә кеше табу да җиңел түгел. Ә фермерлар гаиләләре белән бергә тырыша. Бергә бушата, бергә карый, үстерә. Башкача була да алмый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү