Сугыш ветераны Гарифҗан Галиев: “Мин бик бәхетле булдым…»

“Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медаленең Татарстандагы беренче иясе Балтачта яши.  Районның легендар шәхесе, 93 нче яшен эш урынында каршылаучы, үзе оештырган “Халыклар дуслыгы” музее белән бүгенгәчә уңышлы җитәкчелек итүче, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган авылдашларына һәйкәл салдырган, бик күп бүләкләр-исемнәр иясе Гарифҗан ага Галиев ул. Аңа медальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтачка эшлекле сәфәре вакытында тапшырды.

 

Ул – шулкадәр кызыклы әңгәмәдәш (заманында дүрт дистә елга якын тарих укыткан кеше бит), үзе күргәннәргә тарихи фактларны да кушып сөйләп, сине сәгатьләр буе авызына карата. Бүлдермә, ашыктырма, тыңла гына. 93 яшендә фикер эзлеклелегенә, хәтеренә, сөйләү осталыгына сокланырга гына кала.

–  Гарифҗан абый, сугышка алынганда сезгә 17 яшь кенә булган…

– Без авылдан иң соңгы китүчеләр булдык. Икәү идек. Беребезне, авыру сәбәпле, кире кайтардылар. Ә мине фронтка түгел, Саратов өлкәсендәге Вольск шәһәрендәге хәрби училищега җибәрделәр. Бераздан Чиләбе өлкәседәге Троицк (Өркет) шәһәренә күчерделәр. Башта бездән очучылар әзерли башладылар, аннан инде, үзгәртеп, радистлыкка укыттылар. Укуны шунда тәмамладык. 1945 елның җәендә Читадагы авиабазага җибәрделәр. Мин 136 нчы авиаполкның өченче эскадрильясына эләктем. Безнең дивизия бер генә фронтка да буйсынмый, мөстәкыйль иде. Шулай итеп мин һава флотында ИЛ-2, ИЛ-10 маркалы самолетта укчы-радист булып хезмәт итә башладым. Бу төр самолетлар – 6,5 тонна авырлыктагы, бронялы авыр техника. Аларны, фюзеляжының үзенчәлекле формасына карап, бөкре самолет (горбатый) дип йөртә идек. Уйлап табучылар “оча торган танк” дип йөрткән. Ә немецлар “бетон самолет” дип тә, “чума”, “мясорубка”, “цемент бомбардировщик” дип тә йөрткән икән. Ни генә дисәк тә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бик зур өлеш керткән, иң күп кулланылган самолетларның берсе ул. Ике кешелек кенә бу самолет җирдән бик авырдан күтәрелсә дә (күтәрелеп китү өчен километр ярым чаба, әле алай да кайчакта өченче талпыныштан гына күтәрелә аласың), һавада ул маневрлыгы белән дошман өчен иң куркыныч коралга, техникага әйләнә. Алар дзотларны, күперләрне юкка чыгару, танкларга каршы сугышларда кулланыла. Очучы алгы өлеш өчен җавап бирә, минем кебек радистлар – арткы як өчен. Икебез өчен дә аерым төр пулемет бар, ике канат астында тагын… Бик кызу темпта атуы белән данлыклы ШКАС дигән пулемет һәм авиабомбалар безне бик көчле итә иде. Дөрес, безгә көнбатыштагы сугышка керергә туры килмәде.

– Ә япон сугышына башында ук җибәрделәрме?

– 1945 елның 9 маенда сугыш бетте. Тарихтан билгеле: Англия, Америка, СССРның шундый килешүе бар иде: Германия белән сугыш тәмамланып, өч ай үткәч, Япониягә каршы сугыш башларга. Август башында безгә менә шуңа күрә Хабаровскига күчәргә боерык булды. Безне тимер юл белән күчерергә тиешләр иде, әмма анда тоташ корал агылды, безгә урын табылмады. Шулай итеп,  үз “ходыбыз” белән, һава юлы белән барырга туры килде. 8 август көнне Хабаровскига барып җиттек. Карыйм: анда бик күп самолетлар эшләп утыра. Түзмәдем, очучыларыннан сорадым: “Нигә хәзер үк кабыздыгыз, эшләтеп утырасыз?” “Без инде 1941 елның 22 июненнән –  сугыш башланган көннән алып шушындый хәзерлек хәлендә торабыз”, –  диделәр. Тагын тарихи факт: безгә каршы бит ул чакта көнбатыштан гына түгел, көнчыгыштан Япония дә сугыш башларга тиеш була. Шуңа күрә ул чиктәге гаскәр-коралларны ничә еллар әзерлек хәлендә тотарга туры килә. Безгә барлык коралларны, снарядларны туплап, хәрби әзерлек хәленә килергә боерык булды: “Бу көнне кырык ел көттек!” –  дигән сүзләр белән озаттылар безне бу сугышка. 1905 елгы сугышта японнар безнең ярты Сахалинны, Курил утрауларын басып алган була. Бу сугышта без әнә шуларны кире кайтарырга тиеш идек. 1941 елда ук инде сугыш башларга әзер булса да, Япония белән чагыштырганда безнең кораллар күпкә яңа, сыналган, сугыш тәҗрибәсе дә зур иде. Алар хәлиткеч рольне уйнады да.

Без төнгә каршы атакага күтәрелдек. Баш командующий Малиновский җитәкчелегендә берьюлы һавадан, судан, җирдән һөҗүм башланды. Әле һавадан да өч катламда: беренче катламда – без, чөнки авыр самолетлар артык биекккә күтәрелә алмый, икенчедә –  бомбардировщиклар, иң өстә истребительләр бара. Сугыш, билгеле, югалтуларсыз була алмый. Безнең яктан да шактый булды алар. Ни дисәң дә, Япония безне чиктә миллионлаган армиясе белән, бик көчле каршылык белән каршы алды. Аларның бик тә ышанычлы саналган  ныгытмалары бар иде. Күз алдына китерү өчен: биек тимер-бетон башнялар тезелеп киткән. Шуның эчендә һавага да, төрле якка да һөҗүм итә ала торган итеп коралланган солдатлар. Тик безнең коры җир артиллериясе бу башняларны 500 килограммлы снарядлар белән үтүкләгән кебек итеп кенә тигезләде.

Мин үзем Мукден һәм Харбин шәһәрләрен алуда катнаштым. Алар арасында Хенгал таулары –  сыртлары бар. Аларны зур, кечкенә Хенгал таулары дип йөртәләр. Менә шуларны үтү пехотага да, танкларга да бик авыр булды. Әмма японнар безнең көчне тиз сизде, үзләренең көчләре ким икәнлекне тиз аңлады. Порт-Артурны алган чакта инде әллә ни каршылык күрсәтмәделәр. Сугышларның берсендә безнең койрыкка ике снаряд тиде, зур снарядлар булмагандыр инде, зыян салмады. Тагын бер очышта 18 урында тишемнәр барлыкка килгән иде, әмма очучы белән минем артта урнашкан ягулык багы искиткеч нык броня белән төреп алынган иде, безгә зыян килмәде. Ул чакта ук әлеге самолетларда бик көчле оптик приборлар бар иде: аларда без атканның ничәсе тигән-тимәгән, дошман атканның ничәсе тигән-тимәгәнен күрсәтеп, барысын теркәп бара. 1 сентябрьдән –  Җиңү көненнән соң безне Курил утрауларына –  Шикотан утравына, ноябрьдә Камчаткага күчерделәр. 1946 елның октябрендә Читага кайткан чакта безнең самолет һава авариясенә очрады. Мин үзем мотор тавышында үзгәрешләр барлыкка килгәнне, очучының сикерергә кушканын гына хәтерлим. Парашютны вакытында ачып өлгерә алмаганмын, нәтиҗәдә аягымда бик көчле җәрәхәт була, эчке өлешкә бик күп кан җыйнала. Эш аякны кисүгә үк барып җитми, Читадагы икенче номерлы госпитальдә 9 ай дәваланганнан соң, 1948 елның ахырына кадәр хезмәт иттем әле.

– Җиңү бәйрәмен нинди хисләр белән каршылыйсыз?

– Бик күпләр бу көнне күрә алмады. Мин бик бәхетле булдым. Бүгенгә кадәр яраткан эшемдә эшлим. Гаҗәп бит бу! Күзем күрә, колакларым ишетә, әле дә күп укыйм, хәбәрдар булырга тырышам. 75 елга якын вакыт үтсә дә, японнар белән ике арада килешүгә кул куелмаган, алар әле дә Сахалинның бер өлешен, Курил утрауларын сорый. Ярый әле, ил башлыгы үз сүзен каты итеп әйтте, дип тә сөенәм. Ил-көннәребез имин булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, дип телим.

Әңгәмәдәш –  Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү