Иреннән көнләшеп ике баласын суйган анага карата җинаять эше ачылды

Казанда янә фаҗига: ана ике баласын суйган. Әлеге куркыныч хәл турында кичә язган идек.

Балаларның берсе шундук җан бирә, икенчесенең гомере өчен хәзер Республиканың балалар клиник хастаханәсе табиблары көрәшә.
Фаҗига Казанның Яңа Савин районындагы Чистай урамы буенча урнашкан бер йортта, 15:37 сәгатьтә була. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге хәл хатын-кызның иренә көнләшүе аркасында килеп чыга. Ана кеше балаларның күкрәгенә өчәр тапкыр кадый, соңрак үз-үзенә дә кул салырга җыена. Өйгә кайтып кергән ир-ат, балаларның һәм хатын-кызның канлы гәүдәләрен күреп, ашыгыч ярдәм чакырта.

“Казанферст” порталы язуынча, хатын-кыз белән ир-ат икесе дә 1986 елгы. Хатын-кыз психиатрда учетта тормаган, гаилә эчкече булмаган. Әмма аларның мөнәсәбәтләре аерылышуга таба барган дигән фаразлар бар.

Хәзерге вакытта баланың хәле тотрыклы. Ана кеше исә 7 нче клиник хастаханәдә реанимациядә. Аның хәлен табиблар авыр дип бәялиләр.
Әлеге фаҗигага карата җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү