Янут Оливка «Ак Барс» командасының җиңүен тели

Әбиләр һәм бәбиләр генә түгел, безнекеләрнең уенын җәнлекләр дә күзәтә. Күптән түгел «Ак Барс» хоккей клубы белән «Автомобилист» командасы арасындагы уенны карарга Оливка исемле янут (енот) килде. Татарстан командасы җиңелсә дә, янутка уен, чын спортчыларны күрү бик ошаган.

Оливканың хуҗасы Артур сүзләренчә, матч көнне янут чын йолдызга әйләнә. Күпләр аның белән фотосурәткә төшәргә дип килгән, җәнлекнең трибунадагы хәле белән кызыксынганнар, шау-шудан куркыр дип борчылганнар.

— Борчылырга сәбәп юк. Оливкага игьтибар зур булса да, баштарак кыенсыныбрак торса да, аренадага халәткә тиз ияләште, стресс кичермәде. Каты музыкадан гына азрак миңа сыенып алды. Бозда барган ярышны кызыксынып карады. Матчка хоккей клубының матбугат хезмәте белән алдан сөйләшеп кердек. «Ак Барс» клубына рәхмәт, рөхсәт булды, әле бүләккә баш киеме һәм шарф та бирделәр, — диде безгә Артур.
Оливка «Ак Барс»ның барлык хоккейчыларын үз итә, матч вакытында барысына да сәлам биргән икән әле. «Тагын мөмкинлек булса, барырга исәп бар», — ди Артур.

Оливканың хуҗасы сөйләвенчә, янутка 11 ай, тиздән туган көнен билгеләп үтәчәкләр. Оливка бик кызыксынучан, аралашырга, кешеләрне ярата. «Аңа нидер тотып карарга, урларга гына булсын! Бигрәк тә кесәдә берәр нәрсә булса, акчамы, телефонмы, тотып алачак. Ул ит ашамый, виноград, чикләвек, авокадо, йогырт ярата», — диде Артур.

P.S. Сүз уңаеннан, бүген «Ак Барс» плей-офф сериясен башлап җибәрә. Оливка да , без дә аларга уңышлар телик!

Чулпан Гарифуллина 

Фото: «Ак барс» хоккей клубының «ВКонтакте»дагы төркеменнән алынды


Фикер өстәү