Ашыгып килгән яз артык мәшәкатьләр тудырмасмы?

Быел чын кыш булмады диярлек. Рәхәтләнеп кар көрәгән көннәре, бит кызарырлык салкыннары да хәтердә калмады. Аның каравы, Яңа ел үтеп китү белән табигатькә яз исе тарала башлады.

Шуңа да, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та игенчеләрне иртә язга әзер булырга чакыра. 494 мең гектар көзге культураларның язмышы кыл өстендә. Башка еллардан аермалы буларак, кырдагы кар катламы урыны-урыны белән дәфтәр калынлыгы гына булганда, игеннәргә үзләрен саклап калыр өчен шактый күләмдә шикәр һәм башка кирәкле матдәләрне башка елларга караганда быел икеләтә күбрәк сарыф итәргә туры килә.

“Россельхозцентр”ның Татарстан идарәсе белгечләре раславынча, мондый хәл язга таба игеннәрнең шактый хәлсезләнүенә китерергә мөмкин. Хәлләр чаң сугарлык ук булмаса да, беренче мөмкинлек чыгу белән көзге культураларны өстәмә тукландыру мөһим.

Хәер, бу алым узган елларда да кулланылды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров әйтүенчә, кардан ачылыр-ачылмас вакытта ук тукландырылган көзге культуралар беренче кояш нурлары белән үк дәррәү күтәрелеп китәргә сәләтле. Андый кырларда уңыш күләме дә югарырак. Актаныш, Зәй, Сарман, Буа һәм кайбер башка район хуҗалыкларының ел саен мул уңыш алуының сере дә игенчелектә барлык технология таләпләрен вакытында үтәүгә бәйле, — ди Марсель Шәрифҗан улы.

Дөрес, кардан ачылып җитмәгән кырга теләсә-нинди техника белән кереп булмый. Моның өчен гадәти тәгәрмәчләрдән аермалы киң көпчәкле үзйөрешле “Томан” җайланмасы кирәк. Тик, әлегә андый техника республика буенча да нибарысы йөздән арта. Иң күп саналган Питрәч районы хуҗалыкларында – 12, Арча районында – 10, Мөслимдә сигез шундый техника исәпләнә. Калганнарында барлык хуҗалыкларга берничә шундый җайланма бар. Шуңа күрә, иген кырларына ашлама сиптерүче махсус техниканы яз көне нәтиҗәлерәк файдалану зарур. Бер гектар чәчүлек җирен ашлаган өчен 220 сум түләп, бу эшне “Томан” техникасы булган хуҗалыклар белән үзара килешү нигезендә дә эшләп була.

Техника дигәннән, бернинди кыенлыкларга карамый, республиканың байтак хуҗалыклары язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле барлык төр җайланмаларны күптән инде әзерлек сызыгына куя алды. Шул ук вакытта, төрле сәбәпләр белән техника төзәтү эшен тартып-сузып килүчеләр дә бар әле. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырылган зона киңәшмәләрендә әйтелгәнчә, язгы чорда андый хуҗалыкларга кыенрак булуы ихтимал. Чыгымнары бермә-бер күбрәк булачак.

Бу кадәресе запас частьлар, ягулык-майлау материаллары һәм күп төрле башка кирәк-яракларга да кагыла. Шул исәптән, ашламаларның бәясе дә нәкъ менә язгы кыр эшләре алдыннан кыйммәтләнә. Шөкер, быел хуҗалыкларда узган елның шул чоры белән чагыштырганда күбрәк – 88500 тонна ашлама тупланган.
Иң зур күрсәткеч – Зәй районы хуҗалыкларында. Узган ел игенчелектә республикада иң югары нәтиҗәләргә ирешкән зәйлеләр быел да сынатырга җыенмый. Хуҗалыкларда гектарына 65 килограмм тәэсир итү көченә тиң ашлама туплый алганнар. Тәтеш, Сарман, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара һәм Тукай районы хуҗалыкларында да ашлама узган елдагыдан күбрәк.

Ә инде гектарына 9 килограмм ашлама белән язны каршы алучы Яңа Чишмә районы хуҗалыкларына мул уңышка өмет итүе кыен булачак. Ел саен бер үк тырмага абынучы Кама Тамагы һәм Югары Ослан районы игенчеләренә дә бу юнәлештә эшне кызулатасы бар. Башкача булганда, быел да узган елгы уңышсызлык кабатланырга мөмкин булуын онытмыйсы иде.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү