Якыннарын пропискага кертүче әби-бабайлар ташламалардан колак кагачак

Пенсионерларның коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган ташламасын бетерергә мөмкиннәр.

Ялгыз яшәүче кеше фатирына яки йортына берәр якынын пропискага кертә икән, аның ташлама алу хокукы бетә. Янәсе, янында эшләп торган кешесе булгач, өлкәннәрнең мохтаҗлыгы калмый дип уйлыйлар. Россиянең берничә төбәгендә шушы өлкәдә киңәш сорап юристларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Әлеге хәбәр безнең пенсионерларга кагылырмы? Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллиннан белештек.

– Коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен бирелә торган ташлама Татарстанда аерым категория кешеләргә генә бирелә. Ул бөтен пенсионерга да эләкми. Бу ташлама инвалидларга һәм аз керемле ялгыз яшәүче кешеләргә бирелә. Аны билгеләү дә, бетерү дә һәркемгә шәхси исәпләнә.


Фикер өстәү