«Үз авылың кешеләрен таныма инде!»

Бер көн авылдагы кибеткә керүгә, яшь кенә таныш түгел ир-егет сатучыга: «Алсу апай, рәхмәт!» – диде дә чыгып китте. Түзмәдем: «Кем булды ул?» – дип сорадым. «Ник, Илһамнар өендә яшәүче ир-ат бит», – ди Алсу. Бездә инде берничә ел яшәсәләр дә, авылның теге очында булгач, аралашмагач, эшең төшмәгәч, танымыйсың шул инде, мин әйтәм.

Туры килүен күр: мин кибеттән чыкканда инде өлкән яшьтәге таныш түгел бер ир-ат кереп калды. «Монысы да безнең авылда яшәүчедер инде, егерме еллап элек килен булып килгән Венераның әтисе дә аларда яши башлаган икән дип ишеткән идем, шулдыр», – дип юрадым. Ялгышканмын. Монысы Дилбәр апалар өен сатып алган абый булып чыкты. Әле тагын авылның түбән очында яшәүче бер яшь гаиләнең ирен танымыйм (хатыны безнең авыл оныгы, анысы бездә үсте)…
Адәм көлкесе, үз авылыңда күпме кешене белмә әле, дип аптырап калдым. Авылыбыз зур булса бер хәл, 60 хуҗалыклы авылда һәр кешене йөзеннән түгел, йөрешеннән, киенү рәвешеннән, авылча әйтсәк, арты белән мичкә керсә дә, таный идек бит. Менә шулай үз авылыңда читкә әйләнүең дә тиз икән. Түбән очтагылардан безнең күршедәге буш өйдә яши башлаган парларны танып белмәүчеләр дә бар булып чыкты…

Шулай уйланып йөргән көннәрдә элекке авылдашым: «Төнлә йоклый алмый яткан вакытта авыл урамын әллә ничә кат әйләнеп, санадым да, менә шушындый нәтиҗәгә килдем, – дип, бер биткә язылган исемлек бирде. – Монда мин белгән авыл кешеләре. Менә кара, авылларда яшьләр клубка йөргән чакта безнең авыл советына кергән дүрт авыл яшьләре үзара бик күп өйләнешкән. Үзебезнең авылныкылар белән гаилә корган 22 парны санадым, тагын утыз бере күрше салавычныкылар белән парлашкан. Нәтиҗә нинди дисеңме: мондый гаиләләрнең барысында да төп йорт сакланган, әлеге нигезләрдә балалары яши».
Бу турыда моннан унөч еллап элек үзем дә бер уйланып язган идем инде. Ул чакта бер җирле үзидарә рәисенең: «Безне саф татар авылы дигән булалар. Нинди татар авылы булыйк, әллә кайчан катнаш авылга әйләнеп беттек», – дип борчылуы авыл урамын әйләнеп, үземчә миңа да тикшеренү үткәрергә сәбәп булган иде. «Катнаш никахлар күп булмаса да, шунысы кызык: авылыбызның үз, ягъни «коренной» хатын-кызлары читтән килүчеләрдән бермә-бер ким калган икән. Элегрәк авыл егетләре күбесенчә үзебезнең авыл кызларына өйләнсә, соңгы егерме елда бер генә егет тә авыл кызына өйләнмәгән! 60 хуҗалыклы авылымда бүген 27(!) авылдан җыелган халык яши», – дип язганмын мин ул чакта.

Ә бит авыл дигәндә бер-береңне биш бармагыңдай белә, бер-береңә ышана, аның өчен якын туганыңдай кайгыра һәм сөенә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга, бер-берсен яклый һәм саклый торган бердәм кабилә күз алдына килә. Авыллар тарихына күз салсаң да, күп очракта аларга бер яки берничә гаилә нигез салган. Бу да үзенә күрә авылга әнә шундый туганнарча мөнәсәбәт, шундый язмыш юрау кебек тоела.Үз авылы эчендә генә чәчләре чәчкә бәйләнгән парлар арту сәбәпле дә, авыллардагы нәсел җепләре бер-ике нәселгә барып тоташкан. Ягъни тулы бер авыл бер-берсенә «чыбык очы туган» тиеш булган. Авылның үзәк тамыры да шул булгандыр… Кызганычка, бездә дә күп нәрсә үзгәрде шул.
Хәер, «Кем булды бу?» – дип аптырасак та, авылларыбызда буш каралтылар артырга язмасын. Бер чорда безнең тирәдә берьюлы ике йорт бушап калды. Кичләрен тәрәзәсендә ут янмаган өйдән дә моңсу, күңелсез йорт юк икән, диештек. Бүген аларның икесенә дә яшь гаиләләр күчеп килгәнгә сөенеп туя алмыйбыз. Иң мөһиме: мәрхәмәтле, тәртипле кешеләр генә килсен. Читләр ят булмас, күрә-күрә, таный да башларбыз әле…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү