2023 елда УЕФА Суперкубогы очрашуы Казанда узачак

2023 елда УЕФА Суперкубогы очрашуы Казанда узачак. Европа футбол ассоциацияләре берлеге (УЕФА) башкарма комитетының Амстердамда узган утырышында әнә шундый карар чыгардылар. Ел саен уздырыла торган әлеге матчның Россиядә булганы юк иде әле.
УЕФА Суперкубогы очрашуында әлеге оешма уздыра торган Чемпионнар Лигасы һәм Европа Лигасы турнирларының җиңүчесе очраша. Матч август аенда “Ак Барс банк арена” футбол стадионында узачак. 45 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән әлеге спорт корылмасында 2013 елда Җәйге Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары, 2015тә – Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары, 2017дә – футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, 2018дә – дөнья чемионаты очрашулары булды.


Фикер өстәү