Казанда бер ир-ат балаларын тоткынлыкка алган

Казанда полиция хезмәткәрләре, үзләрен куркыныч астына куеп, бер хатын-кызны һәм аның балигъ булмаган ике баласын (3 һәм 8 яшьлек) үлемнән коткарган. 32 яшьлек гаилә башлыгы, газ баллонын шартлату белән куркытып, аларны фатирда “заложник” итеп тоткан.

Юньсез ир полиция хезмәткәрләренә үзенә наркотиклар һәм эчемлекләр бирүне таләп иткән, юкса хатыны белән балаларын шартлатачагын әйткән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Сергей Чанкин гаиләсен үтерергә ниятләгән ир белән уртак тел табып, фатирга үтеп керүгә ирешкән. Полковник һәм министрлык психологлары, шулай ук әлеге гаиләнең күршесе ярдәмендә “террорчы” ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Башкалабызның Чистай урамындагы бер йортта исә ана кеше коточкыч җинаять кылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул иреннән көнләшеп һәм шуңа үч итеп, җидешәр яшьлек ике игезәк улына пычак белән кадаган. Шуннан соң үзенә кул салмакчы булган. Сабыйның берсе шундук җан тәслим кылган, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү