Рөстәм Миңнеханов: «Закон бар икән – үтәргә кирәк. Ни өчен эшмәкәр шундый зур акчалар түләргә тиеш?»

Маркировкалауга яңа таләпләр куелу нәтиҗәсендә, бәяләр күтәрелергә мөмкин. Оешмаларга маркировка ясау өчен штрих-кодлар, җиһазлар алырга, сөт ризыкларының дизайнын алыштырырга һәм эшкә белгечләр алырга туры киләчәк. Бу исә өстәмә чыгым дигән сүз. Әлеге очракта нинди дә булса чаралар күрергә мөмкинме? Гомумән, эшкуарларны тагын нинди мәсьәләләр борчый? Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XIV утырышында сөйләштеләр.

Бәла ялгызы йөрми…

Быелның 1 июненнән әзер сөт ризыкларын маркировкалау турындагы канун үз көченә керәчәк. Әлегә моны эксперимент рәвешендә илнең 100 оешмасы гына эшли. Җәй көне исә башкалар да кушылачак һәм ел ахырына маркировкаланмаган сөт ризыклары бөтенләй тыелачак. Яңа кагыйдәләр кертү нәтиҗәсендә, сөтнең бер литры – 2,4 процентка, ә ярты литры хәтта 4 процентка кадәр артырга мөмкин. «Союзмолоко» сөт җитештерүчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, маркировка ясар өчен җиһазлар алу беренче елны 45 млрд сумга төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта 2018 елда җитештерүчеләр 35 млрд сум акча эшләгән. «Бизнес үзе генә бу кадәр чыгымны күтәрә алмаячак. Бәя күтәрелү һичшиксез булачак», – дип саный алар.

Эшмәкәрләр моңа бөтенләй әзер түгел, ди алар. Аеруча кече бизнес вәкилләре – фермерлар аптырашта. Утырышта чыгыш ясаган Балык Бистәсе районының «Олы Елга» кооперативы рәисе Минзөфәр Исмәгыйлев та бар моң-зарын әйтеп калырга тырышты. Аның сүзләренчә, «Меркурий» системасы кертелгәннән бирле савып алынган сөтнең кибет киштәсенә кадәр барып җитүен күреп була.

– Бүген без сөтнең кайсы авылдан, кайсы апаның кайсы сыерыннан савып алынганын, аңардан нәрсә эшләгәнебезне һәм әзер ризыкны кайсы кибеткә җибәргәнебез – барысы да системада күренә. Мондый «бәхет»кә без 100 меңнән артык акча сарыф иттек һәм штатка тагын бер кешене алырга мәҗбүр булдык. Барысы да яхшы, күренеп тора шикелле. Ләкин халыкта шундый гыйбарә бар: бәла ялгызы гына йөрми. 1 июньнән сөт ризыкларын маркировкалау башланачак. Сөт ризыгы ул башлык та, аяк киеме дә, тун да түгел. Ул – кешегә кирәкле көндәлек ризык. «Меркурий» системасы бар иде бит инде. Монысы тагын нигә кирәк иде? Болар – без күтәрә алырдай чыгымнар түгел, – диде ул һәм әлеге проблеманың кече эшмәкәрләргә генә түгел, «Казан сөт комбинаты», «Азбука сыра» кебек эре оешмаларга да зур авырлык тудыруын әйтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта алар җитештерә торган сөтнең бер литры 30 сумнан сатыла. Маркировкалаган очракта 37 сум булачак.

– Аны тагын бер елга озынайтмакчылар, ләкин бу безгә ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә без сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалау системасыннан я бөтенләй төшереп калдыруны, яки, мөмкин булса, дәүләт ярдәмен булдыруны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул Президентка.

Аның фикерен «Данон – Россия» җәмгыяте вәкиле Мария Жаркова да куәтләде.

Рөстәм Миңнеханов маркировкалау урынына «Меркурий» системасын киңәйтү җаен карап, эшмәкәрләргә әлеге тәкъдимне әзерләргә кушты.

– Эре оешмаларга авыр булганны, арзанлы, сыйфатлы ризык тәкъдим итүче фермерларга авыр булачак, әлбәттә. Карарга кирәк моны, – диде Президент.

Башын алсаң, койрыгы ябыша      

Товарларны маркировкалау үзмәшгульләргә дә зур мәшәкать тудырыр төсле. Эш шунда ки, 2019 елдан Data Matrix цифрлы коды кайбер товарлар, шул исәптән аяк киеме һәм кием-салым өчен дә эшли башлаган иде. Ул продукцияне җитештерүдән алып сатуга кадәр үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Күннән акча янчыгы, паспорт тышлыгы ясаучы Рафаил Хәсәнов үзенең чыгышында билгеләп узганча, маркировкалаган товарны саткан очракта, ул үзмәшгуль статусын югалтырга мөмкин. Димәк, аңа кабат «күләгә»дә эшләргә яки эшен туктатырга туры киләчәк. Аның чыгышыннан соң үзмәшгульләрне товарга мәҗбүри маркировка ясатудан азат итү мәсьәләсе күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советы аша федераль үзәккә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: “Эшкуарлык советы – күтәрелгән мәсьәләләрне төбәк дәрәҗәсендә хәл итү, кайберләрен федераль дәрәҗәгә күтәрү өчен яхшы мәйданчык. Утырышта барлык мәсьәләләр эшмәкәрләр белән берлектә карала, экспертлар чакырыла. Мондый эшнең билгеле бер нәтиҗәләре бар. Шунда ук хәл итә алмасак та, без монда ишеткәннәргә колак салабыз һәм җавап табу юлларын эзлибез”

  Бюрократик киртәләр            

Совет утырышында эшмәкәрләр ниндидер төзелеш башлар алдыннан территориягә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру кирәклеген әйтте һәм аның озакка сузылган булуыннан да зарланды. Әлеге кагыйдә 2015 елдан кертелгән. Бүген археологлар Казан, Зөя, Болгар һәм башка берничә тарихи җирлектә генә тарихи урыннарны өйрәнгән. Димәк, башка территорияләрдә нәрсәдер төзер өчен мәҗбүри экспертиза кирәк. Бу эшләр эшмәкәрләр хисабына башкарыла. Һәм аның бәясе 200 меңнән алып 700 мең сумга кадәр җитә. Бәясе шактый булса да, эшләре озакка сузыла икән. Эшмәкәрләрнең әнә шуңа да эчләре поша. Ким дигәндә 7 ай вакыт таләп ителүен әйтте. «Татмелиорация» оешмасы директоры урынбасары Ирина Соколова әйтүенчә, әлегә хәзерге вакытта әһәмиятле мәдәни объектлар буенча системалы мәгълүматлар юк. Шуңа күрә ул археологларны лицензияләү институтына кертергә һәм Татарстанда археологик тикшеренүләр уздыру буенча планлы эш алып барырга, дип тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет җитәкчесе Иван Гущинга мөрәҗәгать итте. Анысы, чыннан да, килештерү эшенең катлаулы булуын яшермәде. Ул төзүчеләр үзләре үк «теләсә нинди археолог»ны табуларын әйтте.

– Теләсә нинди кирәкми! Безнең археология институты бар. Шунда төркем булдырырга, эшне системалаштырырга кирәк. Белгечләрнең профессионаллыгына ышанычың бармы? – диде Президент. Иван Гущин әлеге мәсьәләнең федераль вәкаләткә каравын әйтте. – Син дә чып-чын бюрократ. Республикада ничек эшләячәкбез, эшне ничек системалаштырабыз? Син шул турыда сөйлә, – диде Рөстәм Миңнеханов аңа.

Шуннан соң Иван Гущин археологик объектлар геопорталы эшләнүен, аның тарихи-мәдәни экспертизаны җиңеләйтәчәген әйтте. Әлегә геопорталга 300 һәйкәл кертелгән. Барлыгы 3008гә җиткерергә ниятлиләр.

– Әйдәгез, эшне ничек җайга салып булуын карыйк. Бюрократия булмасын өчен нәрсә эшләргә мөмкин? Карта ясау гына түгел, эшләрнең бәясен, аларны кем башкарачагын да билгеләргә кирәк. Конкрет тәкъдимнәр булсын. Закон бар икән – үтәргә кирәк. Ни өчен эшмәкәр шундый зур акчалар түләргә тиеш? – диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге мәсьәләне Россия мәдәният министры белән очрашуда күтәрәчәген әйтте.  Утырышта шулай ук авыр йөк машиналарының авырлыгын үлчәү буенча автоматик системаны камилләштерү мәсьәләсе дә күтәрелде.

– Сораулар, чыннан да, үсешкә киртә булып тора. Автоматлаштырылган системаның дөрес эшләвенә ирешү өчен вакыт кына кирәк дип уйлыйм. Сөт ризыкларын маркировкалау – катлаулырак мәсьәлә, анысының да чишү юллары бар. Үзмәшгульләргә ярдәм системасы да мөһим, «соры базар»га китәр өчен нинди генә тозак куярга тырышмыйлар. Боларга җентекләп өйрәнербез, сөйләшербез, – дип тәмамлады Президент утырышны.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү