Татарстанда һава торышы бу атна уртасында начарланачак

Татарстанда һава торышы атна уртасында начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Коры һәм бик җылы һава торышы чәршәмбегә кадәр сакланачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Чәршәмбе көнне, 4 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты узачак. Кар, юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төнлә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1…+4 градуска кадәр җылыначак.

5 мартта, пәнҗешәмбе төнендә, республикада урыны белән бераз кар явачак, термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында ук регионга Скандинавиядән килгән чираттагы антициклон йогынты ясый башлаячак. Һава температурасы -4…+1 градуска кадәр булачак.

Синоптикларның якынча исәпләүләре буенча, җомга, 6 мартта, шимбә, 7 мартта, төньяк антициклон аркасында коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр, көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.


Фикер өстәү