Мәгариф һәм фән министрлыгы: БДИның сынау этаплары өчен түләү алу рөхсәт ителми

БДИның сынау этаплары, бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, бушлай үткәрелә. «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, укучылардан дәүләт йомгаклау аттестациясен узган өчен түләү алу рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

«Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләре ни өчен аларның балаларын мәҗбүри рәвештә акча тапшырып БДИ узарга мәҗбүр итәләр, дип сорый. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә тарала. Бер имтихан 350 сум тора, ә бөтен чыгарылыш сыйныф укучыларына да өч сынау сынау узарга тәкъдим ителә», — диелгән хәбәрдә.

Ата-аналар язган мәгълүмат түләүле тестларга карый, дип аныкладылар министрлыкта. Шулай ук барлык тренировка тестларының да ирекле характерда булуын, аларда катнашу турындагы карарны ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре кабул итә дип өстәде.

Ведомствода түләүле белем бирү хезмәтләренә юлыкканда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.


Фикер өстәү