Елаганны күршеләр ишетмәячәк: кечкенәләргә бакчада урын күбрәк булачак

Кашык тота белмәгән сабыйларга да урын әзерлиләр. Бүген республикада 1,5 яшькә кадәрге меңгә якын бала бакчага йөри. Ике ел эчендә республикада ясле төркемнәрендә өстәмә 5 мең урын булдырылачак.

Узган ел республикада халык фикерен белешеп, мәгариф өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләрне ачыкларга тырыштылар. Сораштыруда 5 меңгә якын кеше катнашкан, шуларның 420се тәкъдимнәрен җиткергән. Алар арасында туклану, профильле укыту, мәктәпләрдә имин булсын өчен хәвеф төймәләре белән тәэмин итү кебек төрле проблемалар күтәрелгән. Сабыйларны бакчага урнаштыру да әти-әниләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе. Шуны истә тотып, узган ел министрлык 1,5 – 3 яшьлек балаларның 55 процентына урын әзерләү бурычын куйган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында бу хакта мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бакчалар төзү программасы дәвам итәчәк. “Демография” илкүләм проектында 2022 елга балаларны тулысынча ясле төркемнәре белән тәэмин итү шарты куелган. Әлеге төркемдәгеләрнең 67,5 проценты бакчага йөри. Узган ел Татарстанда 30 бакча төзелгән, бу – 6 мең урын дигән сүз. Шул исәптән 3 меңнән артыгы – 1,5 – 3 яшькә кадәрге бәләкәчләр өчен. Казанда – 11, Чаллыда 6 бакча төзелгән. Әлмәт, Түбән Кама, Питрәч районнарында икешәр яңа бакча ачылган. Кайбыч, Лаеш, Нурлат һәм башка районнар да яңа бакчаларга тиенгән. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителгән.

2020 ел башыннан китерелгән мәгълүматларга караганда 1,5 – 3 яшьлек 10370 сабый бакчага чират көтә. Ике ел эчендә сабыйларның барысын да урын белән тәэмин итү мөмкин булырмы? Ел саен республикада бакчалардан 40 мең бала мәктәпкә китә, яңа урыннар булдырыла. Шулай булгач, белгечләр, проблема булмас, дип ышандыра. Гомумән алганда, республиканың 24 районында сабыйларны бакчага урнаштыру буенча проблема юк диярлек. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Арча Биектау, Әлмәт районнарында исә хәлләр республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк.

– Бакчага урнаштыру буенча проблема булмады. Улыбыз Азаматка 4-5 ай чагында чиратка баскан идек. Абыйсы Салават йөргән бакчага яздырдык, тик ул бездән ераграк иде. Якында яңа бакча төзелгәч, шунда эләгәсе килә башлады. Чиратны үзгәртергә дип күпфункцияле үзәккә гариза язарга бардык. Ул көнне бакчага эләгә алмаучылар килгән икән. Мин гариза язып, өйгә кайттып киттем. Дәүләт порталына кереп карасам, чират җиткән дигән язу тора. Бик сөендек инде. Шулай итеп, балабызга 2 яшь 4 айда бакчалы да булдык. Күршеләр арасында да эшкә чыгарга теләүче әниләр бар. Алар да гариза язып, бакчаларын үзгәртте. Шулай итеп, бергә уйнап үскән сабыйлар тиз арада бер бакчага эләкте, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Чулпан Хәйруллина.

Министрлыкның мәгариф объектларының капиталь төзелешен техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин сүзләренә караганда, узган ел республикада 112 бакча төзекләндерелгән, бүген бишендә ремонт эшләре бара, аны апрель аена тәмамлау бурычы куелган.

Татарстанда барлыгы 1683 бакча бар. Узган ел яңа 30 бакча төзелгән. 2015 елдан барлыгы 370 бакча төзекләндерелгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү