Тыл ветераны Фәһимә апа Сибгатуллина: «Ничек исән калдык икән?..»

Чистай районының Татар Талкышы авылында яшәүче Фәһимә апа Сибгатуллина сугыш вакытын искә төшерергә яратмый.

Тик искә алмыйча калган көне дә юк. «И сеңлем, ул чорда күрмәгән калмады, әле дә яшибез инде», – ди ул.

1924 елгы Фәһимә апа, Бөек Ватан сугышы башланганда, Чистайдагы педагогия училищесында 3 нче курста укый. Студентларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Училище бинасына Мәскәүдән сәгать заводы эвакуацияләнә һәм ул хәрби заводка әйләнә. Фәһимә апаның Лотфулла абыйсын беренче көннәрдә үк фронтка алалар. Аңа кадәр фин, япон яуларында сугышкан ул. Алга китеп булса да әйтик: Лотфулла абый фронттан исән килеш әйләнеп кайта. Тәнендә сугыш истәлеге – мина кыйпылчыклары йөртә. Яу кырында аның башына граната төшеп шартлый. Каскасы ярыла, башы тишелеп, яраланып, озак вакыт госпитальдә ятып чыга. Ул 2001 елда вафат була.

Фәһимә апаны һәм тагын 22 авылдашын 1941 елның 2 декабрендә Буа районындагы Татар Кырлангысы авылына окоп казырга алып китәләр. Окопны Зөя елгасы буенда казыйлар. Авылдан 7 чакрым барып-кайтып йөрергә кирәк.

– Иртәнге алтыда окопта булмасаң, хәрби трибунал көтә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлисе. Биштә торабыз, ашарга тәгам ризык юк. Шул көе чыгып китәбез. Урамда 45 градус суык. Төкерсәң, төкерегең җиргә төшкәнче ката, – дип искә ала Фәһимә апа. – Төш вакытында сыек кына камырдан пешерелгән ипи бирәләр иде. Шуны бүлешеп ашадык. Кичке алты тулмыйча баздан чыгармыйлар. Ир-атлар каткан бәсле туфракны казый, без носилка белән шуны ташыйбыз. Авылдан бераз ит, он биреп җибәрделәр. Шулардан кичке аш әзерлибез. Ул да көн саен эләкмәде. Авылдан киез итек киеп килдек. Аңа балчык ябышып, төбе тишелеп чыкты. Ярый үзебез белән берничә кием чабата алган идек. Үзәккә үтәрлек суык… Аякта – чабата, кешедән калган иске чалбар, өстә – сәләмә сырма, башта – юка гына шәл, кулда – ямалып беткән йон бияләй…

Аларның 23ен дә кечкенә генә өйгә урнаштыралар. Ул йортта 7 кешелек гаилә яшәгән. «Кич белән сырманы аска салып, идәндә тезелешеп ята идек. Ашарга юньләп ризык юк, юынырга мунча юк. Бетләп, кортлап беттек», – ди Фәһимә апа. 1942 елның мартына кадәр шунда газап чигәләр. Үлүчеләр дә була. Яннарында гына эшләүче бер хатын-кыз: «Авырыйм, чыгарыгыз мине!» – дип ялвара. Баздан үрмәләп өскә күтәрелгән хатынны каравылчылар кире этеп төшерә. Ул шул урында җан бирә. Бичара хатынның өендә өч кечкенә баласы калган. «Авырсаң да йөрисең, безгә беркемнең дә исе китми иде. Кемгә барып зарланасың, чоры шундый иде», – ди Фәһимә апа.

Март аенда «авылга кайтырга» дигән боерык чыккач та, кычкырып елашалар. Ул хәбәрне бригадир килеп әйтә. Таңнан юлга кузгалабыз, ди. Кире уйлап, тагын калдырмасалар ярар иде, дип төн буе борчылып чыгалар. Аларны алырга авылдан бер атлы килә. Вак-төяк әйберләрен чанага куялар, үзләре җәяү атлый. Барысы да исән әйләнеп кайтуларына сөенә. Ул апаларның күбесе, буын авыруларыннан интегеп, сызланып, рәхәт күрмичә, дөнья белән бик иртә хушлаша…

Татар Талкышыннан өч кызны Чистай аэропортын кардан чистартырга куялар. Араларында Фәһимә дә була. Ул елларда кар күп ява, көрәп кенә өлгер. Самолет җиргә төшкәндә, юл чип-чиста булырга тиеш. Өлгермәсәң, тагын эш харап: трибунал белән куркыталар. Өч кыш шулай кар көрәп уза. Шөкер, Җиңүне дә күрер көннәр бар икән. Сугыштан кайткан Абдрахман солдатка кияүгә чыга Фәһимә. Ул чор турында сөйләшкәндә, Абдрахман абый Фәһимә апага: «Ай-яй, сезнең эш тә куәтле булган, безнекеннән аз гына калышкан», – дип әйтә. «Окоп казыган көннәр онытылмый. Ничек исән калдык икән, дип уйланам, – ди Фәһимә апа. – Яшь идек, нык булганбыз, Аллаһы Тәгалә саклап калган».
Фәһимә апа сугыштан соң урта мәктәпне тәмамлый. Югары уку йортына керергә җыенып йөргәндә, сельпо бухгалтериясенә эшкә чакыралар. Анда 30 елга якын эшли, читтән торып, кооперация техникумын тәмамлый. Авыл Советы рәисе итеп куялар. «Ярдәм сорап киләләр идеме?» – дип сорыйм Фәһимә ападан.

— Килделәр… Безгә биш авыл карый иде. Утын, салам, печән сорыйлар… Булыша алганына булышасың, сүз белән генә булса да тынычландырасың. Авыл Советының бирергә бик әйбере дә юк: аты – олы, кабыргасы – коры, – ди ул.
Фәһимә апа ире Абдрахман абый белән 65 ел гомер иткәннәр, ике ул үстергәннәр. Улларына – Мансур белән Рәискә, үзебезнең кеше булсын, яратып өйләнегез, дип киңәш бирәләр. Киленнәре Мәйсәрә белән Нурсиләне үз кызлары кебек кабул итәләр. Рәис абый гаиләсе белән Чистайда гомер итә. Өйләнешкән елларда ике килен каенана-каената йортында бергә яшәп ала. Фәһимә апаның каенанасының да исән чагы. Ник бер тапкыр сүзгә килеп карасыннар. «Бу йортка килен булып төшкәч, бик тәртипле гаиләгә эләккәнемне аңладым.

Әти белән әни биниһая акыллы, әйбәт кеше иде. Ызгышу түгел, бер-берсенә ялгыш та кыек сүз әйтмиләр. Әни гомергә ирем белән минем арага, килендәшем арасына кермәде. Тату яшәүнең башы аннан. Балаларны карашты, математиканы тиз арада чишеп, аңлатып бирә иде», – ди төп йортта яшәүче килене Мәйсәрә апа. Фәһимә апа соңгы араларда авырып алган. Казан хастаханәсендә дә ятып чыккан. «Киленнәр бер генә көнгә дә ялгызымны калдырмадылар. Кайбер карчыкларны үз кызлары да шулай карамый. Хәзер тормышлар ипле, саулык кына әллә ни түгел», – ди күпне күргән тыл ветераны Фәһимә апа Сибгатуллина.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү