Мәдәният министры эстрада җырчылары берлеген оештырырга кирәклеген әйтте

Мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» га интервьюсында эстрада җырчылары белән якын арада очрашачагын әйтте. Шоу-бизнес вәкилләренең проблемаларын хәл итүнең бер юлы дип ул аларның берлеген оештыруны атады.

«Без эстрада юнәлешендә эшләүчеләрнең берлеге булырга тиеш дип әйттек. Алар үзләре берләшсәләр, (…) мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачагын аңларга тиешләр. Без бу берләшү өчен мәйданчык була алыр идек. Моны мәгълүмати ресурс буларак эшләп буладыр. Без бу турыда фикер алышачакбыз», — диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры эстрада өчен проблемаларны атап китте. Алар — репертуар сыйфаты, ротациягә нинди җырлар эләгү тәртибен көйләү, өченчесе — гастроль эшчәнлеген тәртипкә салу. Министр шулай ук җырчыларның үзләрен җәмгыятьтә дөрес тотмау очракларын да әйтеп китте. Бу проблемаларны хәл итүнең бер юлы дип ул җырчыларның берлеген оештыруны саный.

«Бүген дөнья шушы союз, берләшмә статусларын кайтару юлыннан бара. Киләчәк шушы союзларда. Җырчылар профессиональ бергәлектә үзара элемтә, коммуникация кагыйдәләрен билгеләргә тиеш. Дәүләт моңа катнаша алмый. Бу профессиональ берлек эчендә уртак килешү булырга тиеш», — ди ул.

Җырчылар берлеген оештыруның кирәклеге хакында элегрәк җырчы Ришат Төхвәтуллинның әйткәне бар иде.

«Без эстрада вәкилләре белән очрашу оештырырга телибез. Якын арада, шушы атналарда хәл итәрбез. Бәлки март башында шушы эстрада бүлеге (татар филармониясендәге бүлек турында сүз бара — ТИ) оештырачак концерт кысаларында җыярбыз. Кечкенәдән башларга кирәк», — диде министр.

https://tatar-inform.tatar/news/showtime/03-03-2020/m-d-niyat-ministry-estrada-yrchylaryny-berlegen-oeshtyryrga-kir-k-dip-sanyy-5726515


Фикер өстәү