Россиянең курорт бистәләрендә арзанлы авыл ипотекасы программасы буенча торак алырга мөмкин

«Россиядә яшәүчеләргә Краснодар краеның курорт урыннарыннан 2,7 процентлы торак ипотекасы алу мөмкинлеге ачыла», – дип яза «Известия».

Авыл ипотекасы программасының тормышка ашырыла башлавына бәйле бу. Газета хәбәрчесенә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, хәзерге вакытта программада катнашырга ниятләүче банклар белән килешүләр төзелә.
«Россельхозбанк» программага кушылган да инде. Ипотеканы ул 2,7 процентлы ставка белән бирә. Саклык банкы исә авыл ипотекасы буенча III кварталда эшли башларга җыена икән.

Исегезгә төшерәбез: программа нигезендә әнә шундый арзанлы кредит белән торакны авыллар һәм шәһәр тибындагы бистәләрдән, шәһәр округларына кермәүче эшчеләр бистәләреннән, шулай ук халкы 30 меңнән кимрәк булган кече шәһәрләрдән сатып алырга яисә торак төзетергә мөмкин. Әлеге программага Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургның муниципаль берәмлекләре генә керми.

Программада катнашучы Краснодар крае авыл җирлекләре исемлегендә 1687 торак пункт урын алган. Алар арасыннан – виноград үстерү һәм шәраб ясау осталары белән данлыклы Абрау-Дюрсо, шулай ук күбебез өчен бик тә таныш Анапа, Архипово-Осиновка, Лермонтово бистәләре.

Шунысы кызык: әлеге ташламалы ипотекадан, яшәү урынына карамастан, теләсә кайсы кеше файдалана ала. Әмма ул гомергә бер тапкыр гына бирелә. Шул ук вакытта аз процентлы кредит белән торак алучы, кредитын япкан очракта да, торагын биш ел эчендә сатып җибәрә алмый.

Сүз уңаеннан, ташламалы ипотеканың «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» дигән дәүләт программасының бер өлеше булып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Ул авылда яшәүчеләр өлешен халыкның гомуми саныннан кимендә 25,3% дәрәҗәсендә саклауга юнәлдерелгән.


Фикер өстәү