Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Мәскәүнең Red Square Chapter Russia мотоклубы җитәкчесе Сергей Писаренко (ул Россиядә Harley Owners Group (H.O.G) байк-хәрәкәтен тәкъдим итә) белән очрашты. Очрашуда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда шоу үткәрү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казанда H.O.G клубы канаты астында чаралар үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнехановка H.O.G клубын тәкъдим иттеләр һәм аның яклавы астында уздырыла торган зур чаралар хакында сөйләделәр», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Harley Owners Group – Harley-Davidson бренды канаты астында булдырылган дөньякүләм мотоклублар челтәре. Ул дөньяның төрле почмакларындагы мотоциклда сәяхәт итү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм дуслашу кебек уртак максатлар белән үзара бәйләнгән 1,5 миллион кешене берләштерә. Россия, Белоруссия һәм Казахстанда клубның 20 бүлеге ачылган.
ФОТО: ТР Президентының матбугат хезмәте
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat