Ир-егетләр 8 мартка нинди бүләк сайлый?

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган җырчысы:

– Башта иң матур чәчәк гөлләмәсен сайлыйм. Артык романтик түгел мин. Әмма вакыт булганда, шәмнәр дә кабызып куям. Аллаһы Тәгалә миңа бик акыллы, тыйнак, кешелекле хатын бүләк итте. Аны яратмау мөмкин түгел. Ул һәр яктан да килгән. Акчаның да кадерен белә. Беркайчан да масаймый, әллә кем булыр йөрми. Мин аны шуңа да бик хөрмәт итәм. Үзе ни тели, бар әйберне алып торабыз. Резедадан берни кызганмыйм. Әмма ул күбрәк гаиләне кайгырта. Үлеп-бетеп, урын-җир комплектлары җыя. Андый кибеткә керсәк, алып чыгып китеп булмый. Иң мөһиме – исән-сау булсын.

Василий Иванов, блогер:

– Бездә бәйрәмнәр гадәти көн кебек уза. Әмма күңелдә әллә нинди романтик уйлар бар. Элек бигрәк хыялый идем мин. Яшьлеккә дә кайтып килеп, хатынга әллә нинди сюрпризлар ясыйсы килә кайчак. Әмма вакыт җитми, эш көтә. Чәчәк бирергә яратмыйм. Хатыным үзенә кирәк әйберне сорап ала. Өйгә кирәкле әйберләрне алдырта. Әле бит аның 8 мартта туган көне дә. Миңа ике тапкыр акча чыгарасы түгел. Шунысы шәп. Тирә-ягымдагы хатын-кызларны да игътибарсыз калдырмыйм. Кызыма, әниемә, хатынның әнисенә бүләкләрне бирдем дә инде.

Зөлфәт Зиннуров, журналист:

– Әле бүләк хакында уйламаган да. Әмма көне җиткәнче алып куясы булыр инде. Мин – практик кеше. Бүләк кирәкле, файдалы булсын. Бизәнү әйберләре алырга яратмыйм. Хатынымны да, кызларымны да сөендерергә исәп. Әле бәйрәмдә эшлим дә. Әнием, сеңлем, хатынымның әнисе дә бар бит әле. Аларны да котларга җыенам. Барысын бергә кунакка чакырырга дип тә уйлап торам әле.

Ренас Кәлимуллин, көрәшче:

– Элек бәйрәмгә әнием янына ялгыз гына кайта идем. Хәзер гаиләм бар, быел бергәләп авылга кайтабыз. Хатынымның әти-әнисе Ижауда яши. Алар да бәйрәмгә безгә килергә тиеш. Бергә җыелып, рәхәтләнеп ял итәргә исәпләп торабыз. Бүләккә килгәндә, чәчәк бирергә яратам. Барлык хатын-кызларга да лалә бирергә уйлап торам. Әле көне җитмәгән, бәлки, чәчәк арасына ниндидер бүләк тә куярмын.

Фото: korrespondent.net


Фикер өстәү