Спорт объектларын капиталь төзекләндерүгә 2,5 млрд сум акча тотылачак

Барлык районнарга ГТО тапшыру мәйданчыклары, кайберләренә универсаль спорт заллары, 100 еллыкка манежлар, капиталь төзекләндерү эшләре һәм боларның барысына да 4 миллиард сумга якын акча. 2023 елга кадәр Татарстанда спорт корылмалары тагын да артачак. Республикада 2020 елда спорт инфраструктурасына бәйле программаны гамәлгә ашыруга багышланган брифингта шулар турында сөйләделәр.

Министрлар Кабинетында узган брифинг башланыр алдыннан, Татарстанның спорт министры сөенче алды. Владимир Леонов журналистларга Казанның 2023 елда УЕФА Суперкубогын кабул итәчәген кабат искәртте. Әлеге матчның Россиядә булганы юк иде әле. «Аның Татарстан башкаласында узуы шуңа да әһәмиятле: бу – республикада барган эшчәнлеккә яхшы бәя», – диде министр.

Бу ярышка әле вакыт бар. Әлегә министр быел башкарасы эшләр турында хисап тотты. Леонов Татарстандагы спорт корылмаларын торгызуны Универсиадага әзерлек белән тиңләде. Объектларның күпчелеге – «Спорт – яшәү нормасы» федераль программасы кысасында төзеләчәк. Ул «Демография» илкүләм проектының бер юнәлеше булып тора. Бу максатларда 2020 елда ГТО нормативларын үтәү өчен районнарда 9 спорт мәйданчыгы, Чаллыда «Юбилейный» ябык йөзү бассейны, боз сарае, Яшел Үзән районындагы Васильево поселогында универсаль спорт залы, Аксубайда яңа футбол кыры төзелешләре, Әлмәттәге футбол кырындагы ясалма өслекне һәм Казандагы «Тасма» стадионында җиңел атлетика йөгерү юлын яңарту, республиканың хоккей спорт мәктәпләренә яңа җиһазлар җибәрү каралган.

САН

2019 елда Татарстанда кулланышка 215 спорт корылмасын тапшырганнар. Гомумән алганда республикада аларның саны – 11 065, алар арасында 235 бассейн, 48 боз аренасы, 2 мең спорт залы бар.

ТАССРның 100 еллыгына бүләк рәвешендә Татарстанда  футбол-регби өчен – 1 һәм футболга 3 ябык манеж сафка басачак. Казанда аларның икесе, Чаллы һәм Түбән Камада берәр корылма төзеләчәк.

Бу корылмаларның кайберләре төзелә дә башлаган инде. Владимир Леонов әйтүенчә, проектлау этабында торган тагын берничә спорт объекты бар.

Министр сүзләренчә, алар һәрдаим район башлыклары белән элемтәдә тора. Спорт корылмаларына ихтыяҗның булу-булмавын шулар аша белешеп торалар. «Өсте ябык объектларга күбрәк игътибар биреләчәк. Бездәге һава шартларын исәпкә алсак, бу аеруча мөһим. Андый корылмаларда ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнеп булыр иде», – диде Леонов.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт объектларын капиталь төзекләндерүгә тотылачак акчаны 500 млн сумга кадәр арттырды. Биш еллык ремонт программасын республика бюджеты финанслаячак. Моңа 2,5 млрд сум акча тотылачак.

– Хәзер бу программага Татарстандагы районнарның 106 корылмасы кертелгән. Бу – озак вакыт дәвамында ремонт күрмәгән объектлар. 2020 елда бер корылмада җиһазларны алмаштыру, 19ында матди базаны ныгыту һәм ремонт көтелә, – диде Владимир Леонов.

Сан белән бергә сыйфат ягы да үзгәрергә тиеш. Министр әйтүенчә, бу программаның нәтиҗәсе булып бушлай яки түләүле төркемнәргә йөрүче 35 меңгә якын балага физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартларны яхшырту күздә тотыла. Ремонттан соң эшли башлаган корылмаларга көн саен 70 меңгә якын кеше йөрер дип фаразлыйлар.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү