Госман Гомәрне соңгы юлга озаттылар: «Тормышны ярата торган, терекөмеш кебек кеше иде ул»

Берничә газетада каләм чарласа да, Госман абыйның иң нәтиҗәле, иң актив еллары «Ватаным Татарстан» газетасында узды. Шуңа күрә озак еллар газетабызның авыл хуҗалыгы мөдире булып эшләгән ветеран журналистыбыз Мөнир Абдуллинның мәрхүм турында башлап сүз әйтүе табигый яңгырады. «Хезмәттәшем генә түгел, күршем дә булды Госман. Шуңа күрә без аның белән озак еллар бер сукмактан йөрдек. Тату, киңәшләшеп эшләдек. Хәләл җефете Сөембикәсе белән дә матур яшәделәр, башкаларга үрнәк булып, 52 ел гомер иттеләр. Ата кешене бала кайгысы картайта, диләр. Уллары Айратны югалту кайгысын да татырга туры килде үзләренә. Ул беркайчан да кешегә үч тотып, ачу саклап йөрмәде, бик җитез егет иде. Менә соңгы елларда язучы булып китте, дистәдән артык китап чыгарды», – дип сөйләде ул.

— Олы яшьтә булса да, ул үзе безне кайгыртып йөрде. Дөнья булгач, үлем-китем булмый тормый, кем дә булса китеп барса, озатышырга кеше кирәк булса, теләсә кайчан мөрәҗәгать ит, дин юлында йөри торган кеше мин, дип әйтә иде Госман абый, – дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. – Ул – вакытлы матбугатка бик күп көчен биргән кеше. Нинди генә районнан чыккан җитәкче турында сүз башласаң да, аның турында үз фикерен әйтеп бирә иде. Инде әдәби эшчәнлегенә килеп, соңгы чыккан китабына – «Даһилар мөнбәре»нә генә тукталыйк. Аны ачып укыган саен бик күп кызыклы шәхесләрне ачам. Шушы китабы белән генә дә ул әдәбиятыбызда зур эз калдырды. Тормышны ярата торган, терекөмеш кебек кеше иде ул. Йөгереп йөргән килеш китеп барган кеше кебек калды ул минем күңелемдә. Ачысын да, төчесен дә шактый күп күргән кеше ул. Шуларны әсәрләрендә чагылдырса да, безгә беркайчан ачысын сиздермәде, киресенчә, һәрвакыт көр күңелле булып күренергә тырышты. Безне дә, ни генә булмасын, борынны төшереп йөрмәскә, яхшыга өметләнергә чакыра иде ул.

«Казан нуры» мәчете янында да мәрхүм белән хушлашырга килгән кешеләр күп булды.

– Госман абый журналист, әдип кенә түгел, безнең  Аксакаллар шурасы сәркатибе дә иде. Ул утырышларны һәрвакыт дога белән башлый иде. Оешмабыз дини булмаса да, безне гел дини яктан агартып торды. Безнең өчен бу – бик зур югалту. Безнең оешмада аны алыштырырлык башка кеше юк. Бәлкем, тора-бара дин ягыннан бераз алга таба барырбыз. Ул – гомер буе каләм тотып иҗат иткән кеше. Без актив әгъзабыз Хәмит Вәлиди турында китап чыгарырга ниятләп йөри идек. Ул бу фикерне хуплап чыккан, үзем булышачакмын, дип вәгъдә биргән иде. Ни кызганыч, өлгерә алмый калды. Безгә бу ниятне тормышка ашырырга насыйп булсын, – диде Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов.

– Бүген зур югалту  кичерәбез. Мәчет төзелешен башлаганда ук әтием белән бергә булды Госман абый. Мәхәлләбез эшчәнлегендә даими катнашып килде, бүгенге көнгәчә мөтәвәллиятебезнең ревизия комиссиясе рәисе булып торды, мәчет карты булып мәҗлесләргә йөрде, кирәк булса, азан да әйтте. Мөтәвәллиятебез өчен генә түгел, гаиләбез, туганнарыбыз өчен дә югалту бу. Ул, әтиебез исән чагында, нәселебез тарихын өйрәнеп, шәҗәрә китабын язды, шунда аның да чыгышы Питрәч районындагы Татар Казысы авылына бәйле, безгә туган тиешле кеше икәнлеге ачыкланды. Менә тагын бер җеп өзелде. Әти дә шушы яшендә китеп барган иде. Урыны оҗмахта булсын! – дип  сөйләде Татарстан Президенты ярдәмчесе, «Казан нуры» мөтәвәллияте рәисе Камил Исхаков.

Мәрхүмне туган җире Балык Бистәсе районының Шитнәү-Чирмешән авылында күмделәр.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү