УЕФА Суперкубогы Татарстанга ничә миллион алып киләчәк?

Өч елдан дөньяның иң көчле футболчыларын Казанда көтәләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, 2023 елда УЕФА Суперкубогы очрашуы Татарстан башкаласында узачак. 90 минутлык уен безгә нәрсә бирә?

УЕФА Суперкубогы очрашуларының беренчесе 1972 елда узган. Иң кызыгы: аны Европа футбол ассоциацияләре берлеге (УЕФА) түгел, ә Голландиянең De Telegraaf газетасы оештырган. Чөнки ул заманнарда бу ил командалары Европа футболында иң көчлеләре булып санала. Халыкның игътибарын күреп, соңрак бу эшкә УЕФА да килеп кушыла. Элегрәк Суперкубок иясе ике очрашу нәтиҗәсе буенча ачыкланса, хәзер бер генә матчка калды. Күп еллар дәвамында әлеге уенны Монакода уздырдылар. 2012 елдан исә Европаның башка илләрендә дә кабул итәләр. Былтыргысы, мәсәлән, Истанбулда узды. Казанга 2023тә чират җитә.

Суперкубокта Европадагы иң көчле ике турнир җиңүчеләре – Чемпионнар Лигасы һәм Европа Лигасын откан ике команда очраша. Кайсы гына булмасын, дөньяның иң көчле футболчылары дигән сүз бу. Шунсыз телгә алган турнирларны отып булмый. Соңгы елларда Чемпионнар Лигасын – «Ливерпуль», «Реал», «Барселона» һәм «Бавария», ә Европа Лигасын «Атлетико», «Манчестер Юнайтед», «Челси» һәм «Севилья» отты. Составлары дөньядагы иң яхшы җыелма командалардан кайтыш түгел. Кайчак кәттәрәк тә әле.

Футбол уены 90 минут дәвам итә. Төп вакытта җиңүче ачыкланмаса, 120гә сузылырга мөмкин. Әнә шул минутлар Суперкубокны кабул итүче калага миллионнар алып килә. Ник дигәндә, зур матчларга командалар белән бергә меңләгән турист та килә. Төркия туризм агентлыклары берлеге башлыгы Фирүз Баглыкая сүзләренә караганда, узган ел Истанбулда узган очрашуның икътисади файдасы 160 миллион доллар чамасы дип бәяләнгән. Моннан тыш, матчны дөньяның фәлән кадәр илендә күзәтәләр. Керем алыр өчен чыгымы да булырга тиеш, әлбәттә. Бу очракта анысы азрак булачак. Ник дигәндә, Казанда стадион әзер, кунакханәләр ачык.

Татарстан башкаласының Суперкубок матчын кабул итәргә җыенуы турындагы сүзләр берничә ел элек үк пәйда булды. Дөнья чемпионатыннан соң әлеге фикер тагын да көчәйде. Хәлиткеч вакыйгаларның берсе исә узган ел әлеге дә баягы Истанбулда булды. «Ливерпуль» белән «Челси» арасында узган уен көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов УЕФА башлыгы Александер Чеферин белән очрашты. Аңа кадәр Россиянең футбол берлеге Казанның Суперкубок очрашуын кабул итү фикерен хуплап өлгергән иде инде. Әнә шул теләк, хуплау һәм очрашулар нәтиҗәсендә Россиядә моңарчы булмаган матчны кабул итү хокукын Татарстан башкаласына бирделәр.

Әзерлекне исә хәзердән үк башлаячаклар. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов   шундый күрсәтмә биргән. «Россия тарихында беренче тапкыр УЕФА Суперкубогы матчының Казанда узуы Татарстанга булган ышанычны раслый. Татарстан башкаласы теләсә кайсы дәрәҗәдәге футбол турнирын кабул итү өчен тулысынча әзер. 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын лаеклы уздыру моңа ачык дәлил булды», – диде Лилия Галимова.

Башкала мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, әлеге вакыйга чираттагы тапкыр Казанның дөнья спорт башкалаларының берсе булу статусын раслады. «Казанның дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен бөтен нәрсәсе бар: заманча 45 мең кешелек стадион, үсеш алган кунакчыллык индустриясе, волонтерлар һәм җанатарлар армиясе һәм футболга һәм гомумән спортка зур мәхәббәт, – диде ул. – Татарстан башкаласы зур спорт чараларын кабул итте. Без аларны оештыруда катнашучылар, судьялар, экспертлар һәм җанатарлар куйган бәяләрнең һәрвакыт югары булуы белән горурланабыз. Күрәсең, болар барысы да карар кабул итү нигезенә яткандыр».

Җанатарлар исә бу вакыйга «Рубин»га ярдәм итәр дип өметләнә. Казан командасы быел премьер-лигада калу өчен көрәшергә мәҗбүр һәм язгы уеннарның беренчесен 0:0 исәбенә тәмамлады. Ә бит моннан ун еллар чамасы элек Европаның иң көчле командалары Татарстан башкаласына «Рубин» белән очрашырга дип килә иде.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү