Казанда узачак чаңгы марафонын үткәрү өчен кар ташыйлар

Казанда чаңгы марафонын үткәрү өчен кар җитми. Шуңа күрә чараны оештыручылар аны “Ракета” һәм “Трудовые резервы” стадионнарыннан ташырга булган.

Казан башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов әйтүенчә, кышның карсыз килүе аркасында гына марафон үткәрү традициясен бозып булмый, чөнки аны спорт сөючеләр зарыгып көтә. Чаңгы юлын ярыш стандартларына туры китерү өчен стадионга “КамАЗ” машиналары белән кар ташуга керешкәннәр дә инде.

Казан чаңгы марафоны 7 март көнне Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында үткәреләчәк.


Фикер өстәү