Авыл ипотекасын теләгән һәркем алырга мөмкин

Авыл ипотекасын бирәчәк банк исеме тәгаенләнгән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Россельхозбанк” арасында килешү төзелде, дип хәбәр итә министрлык.

Мәгълүм булганча, быелдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында, авыл җирендә 3 процент ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Программа шартлары буенча, авылда җир участогы яки йорт сатып алырга, яисә йорт төзергә мөмкин. Шунысы үзенчәлекле: бу мөмкинлектән авылда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да файдалана ала. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү мөһим түгел. Яшь чикләүләре дә юк. Программада 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Аның өчен 2020 – 2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган. Шуның 1 млрд сумы  федераль казнадан булачак.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзегәннән соң, кредит оешмалары теләге булганнардан гаризалар алачак һәм аларны тикшерәчәк. Шартларга килгәндә, алар барлык банклар кредит биргәндә таләп итә торган гомуми таләпләр булачак, дип аңлаттылар министрлыкта.

Шуннан соң министрлык гаризаларны реестрга кертәчәк. Бу исә банклар халыкка ташламалы ипотека кредитлары бирә ала башлаячак дигән сүз.

Халык әлеге яңалыкны ел башыннан көтә иде инде. Марттан исә механизм тулы көченә эшли башлады, ди белгечләр. Димәк, моңа кадәр көткән һәм хәбәргә шикләнебрәк караган халык курыкмыйча мөрәҗәгать итә алачак.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, гариза язучы 3 млн сумга кадәр кредит алырга өметләнә ала. Аны 25 елдан да озакка сузмыйча түләп бетерергә кирәк булачак. Кредит ставкасы 0,1 – 3 процентны тәшкил итә.

– Бу программадан күбрәк яшьләр файдаланыр дип уйлыйм. Шуңа күрә аларны авылга җәлеп итәр өчен файдасы булыр. Матур, төзек, йорт булмаганлыктан гына эшкә кайтырга теләмәүчеләр күп булмаса да, бар. Яңа гына укуны тәмамлаган кеше хезмәт хакына гына йорт салып керә алмый бит. Ә монда акча бик аз процентка гына бирелә, – ди әлеге программа турында Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү