Нигә яшьләр авылда калмыйлар?

Бүген республика хуҗалыкларына йөзләрчә агроном, инженер, ветеринар, зоотехник һәм башка төр белгечләр җитми.  Югары һәм махсус урта белем алган белгечләр ни өчен  хуҗалыкларга эшкә кайтмыйча, башка юнәлеш сайлый?

Кайтмыйлар…

–  Министрлык белгечләре уздырган сораштырулардан күренгәнчә, урта мәктәпне тәмамлаган авыл балаларының бары тик 5 проценты гына авылда калырга тели, – ди Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. – Шуны искә алып, авыл хуҗалыгы өчен булачак кадрларны мәктәптән үк әзерли башлау кирәк. Республикада андый тәҗрибә бар. Балтач районында – агрокласслар, Әлкидә – аграр көллият базасында студентлар кооперациясе, Актаныш, Әтнә, Буа, Кукмара, Сарман һәм Тәтеш районнарында авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү үзәкләре шундыйлардан. Казан аграр университеты һәм ветеринария академиясендә белем алучы студентлар практиканы республиканың иң алдынгы хуҗалыкларында үтүен тәэмин итәргә кирәк.

Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры, профессор Рөстәм Равилов әйтүенчә, алар республиканың алдынгы хуҗалыклары белән килешүләр төзеп, кадрларны максатчан әзерләү буенча эш алып баралар. Нәтиҗәсе дә бар, тик килешәләр: бу юнәлештә эшлисе эш байтак әле.

– Белгечләрне хуҗалыкка мәҗбүри кайтару да мөмкин түгел. 2012 елдан бирле районга бер агроном да кайтмагач, эшләү дә авыр. Мондый хәлне бары тик тиешле закон нигезендә генә хәл итеп булыр иде, – дигән фикердә Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. – Район хуҗалыкларына бүген югары белемле 7 агроном, 6 зоотехник, 6 мал табибы һәм дистәләгән башка төр кадрлар кирәк. Казан авыл хуҗалыгы университеты, ветеринария академиясендә укучы якташларыбыз белән даими элемтәдә торсак та, яшьләр авылга кайтырга ашыкмый. Югыйсә дәүләт аларны укыту өчен йөзләрчә мең сум акча сарыф итә…

Бүген Казан дәүләт ветеринария академиясендә – 1855,

Казан дәүләт аграр университетында – 4808,

Казан кооператив институтында 6951 студент белем ала.

Шул ук вакытта, ветеринария академиясендә – 285, аграр университетта 95 студент кына хуҗалыклар өчен максатчан укытыла. Казан кооператив институтында исә нибары 5 студент авыл хуҗалыгы өчен продукция җитештерүче предприятиегә беркетелгән.

 “Авылда калганыма үкенмим”    

Арча районы “Яңарыш” агрофирмасында соңгы елларда яшь белгечләр саны бермә-бер арткан. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков әйтүенчә, булачак кадрларны алар үзләре сайлап ала. Әлеге максаттан чыгып, югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары белән иҗади хезмәттәшлек урнаштырганнар.

Үзе дә кайчандыр Чистай совхоз-техникумын һәм Казан ветеринария институтын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткан белгеч ул. Баштарак хуҗалыкта – зоотехник, аннары 11 ел –  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш белгеч, “Сарсаз” хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән.  Миллионнарча сумга алынган техника, җайланмаларның әзерлеге җитәрлек дәрәҗәдә булмаган кешеләр кулына бирүнең хуҗалыкка күпме зыян килгән чакларны да яхшы хәтерли. Шул “ачы тәҗрибә”дән чыгып, берничә ел элек “Яңарыш”ка җитәкче булып килгәч, эшне кадрлар туплаудан башлаган. Ике катлы контораның берсен хуҗалыкка практика үтәргә килгән студентлар өчен әзерләгәннәр.

Казан дәүләт ветеринария институтында белем алган Ришат Вәлиев берничә ел практика үткәннән соң, хуҗалыкта эштә калуына үкенми. Эшли башлауга 300 мең сум дәүләт ярдәме бирелгән. Ай саен хезмәт хакына 7500 сум өстәп түлиләр. Хезмәт хакы да аз түгел – аена 35 – 40 мең сум чыга. Яшь белгечкә өр-яңа машина да биргәннәр. Ришат бүген хуҗалыкның иң җаваплы юнәлешендә хезмәт куя – 3300 мөгезле эре терлекне тиешенчә тукландыру өчен җаваплы.

“Терлекне тиешенчә тукландыру зур белем сорый. Бу юнәлештә дөньяның иң алдынгы хуҗалыкларының тәҗрибәсен өйрәнәбез. Нәтиҗәсе бар. Көн саен 16 тонна югары сыйфатлы сөт җитештереп, килограммын 29 сумнан сатабыз”, – ди яшь белгеч Ришат Вәлиев.

Үзем күрмәгән булсам – ышануы да кыен. Яшь белгеч кабинеттан чыкмыйча да, терлекчелек комплексындагы барлык бүлекчәдәге хәлне “он-лайн” режимда күзәтеп тора ала. Иң гаҗәбе – биредә яшь бозауларны гына түгел, таналарны, аеруча савым сыерларны сабый баладай тәрбиялиләр. Терлек азыгын ике елга җитәрлек запас белән әзерләсәләр дә, терлекккә ай саен 2 миллион сумлык төрле файдалы өстәмәләр, витаминнар һәм егермегә якын төрле катнашмалар сатып алалар. Мондый тәрбиядә кайбер сыерларның тәүлегенә 40 – 50 литр сөт бирә алуына гаҗәпләнерлек тә түгел.

Илгизәр Садыйков әйтүенчә, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен иң алдынгы техника һәм технологияләр генә җитми. Иң мөһиме –  кадрлар. Бүген дә хуҗалыкта уннан артык студент практика уза. Хуҗалык җитәкчесе аеруча Казан ветеринария академиясенең биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рамил Фәйзрахмановка рәхмәтле. “Практика узучы студентларны туганнарча кайгырта”, – ди.

Ел саен хуҗалыкларда практика үтүче һәр студентның киләчәктә эш урынын сайлап алу мөмкинлеге бар. Әмма яшь белгеч үз киләчәген теләсә кайсы хуҗалык белән бәйләргә теләми. Аңа уңайлы эш шартлары, югары хезмәт хакы, торак мәсьәләсенең хәл ителүе, кыскасы, хуҗалыкның киләчәге өметле булу кирәк. Ә андыйлар һәр районда бармак белән генә санарлык. Димәк, проблеманы хәл итүнең бер генә юлы бар – ул да булса хуҗалыкларны  заманча техника һәм технологияләр белән тәэмин итеп, җитештерүне арттыру. Шөкер, бүген күп төрле дәүләт программалары нигезендә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме арта. Димәк, белгечләр дә авылга тартылачак дип өметләник.

Яшь белгечләргә дәүләт ярдәме

Хуҗалыкка эшкә кайткан югары белемле белгечкә бер тапкыр – 300 мең, махсус урта белеме булганнарга 150 мең сум акчалата ярдәм бирелә. Моннан тыш, ел дәвамында аларның айлык хезмәт хакына 7500 сум өстәмә акча да өстәлергә тиеш.

Шуңа ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурста катнашып, ел саен 100 яшь белгеч 100әр мең сумлык грант ота.

2014 елдан башлап хуҗалыклар булачак белгечне әзерләүдә дә катнаша ала. Хуҗалык юлламасы белән югары уку йортында укучы студентка аена 10 мең сум стипендия түләнә. Акчаның яртысын – хуҗалык, калган өлешен дәүләт бирә. Хуҗалык юлламасы белән техникум һәм аграр көллиятләрдә укучы яшьләргә ай саен 6 мең сум стипендия түләнә. Узган ел мондый ярдәмнән 110 студент файдаланган.

Моннан тыш аграр юнәлештә белем алучы алдынгы 50 студентка Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының 2 мең сум өстәмә акча түләве, башка төрле матди кызыксындыру чаралары каралган.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү