Тормыш иптәше белән 50 ел ел гомер итүче Камил Фатыхов: «Менә дигән хатын насыйп итте миңа»

«Бу кыз минеке булыр…» Шушы теләк тормышка ашып, Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Разия апа белән Камил абый Фатыховларның бергә яши башлауларына 50 ел тулды 

Алар үзләре дә туй көнендә танышканнар иде бит әле. Бервакыт шулай Камилне, оешма исеменнән яшьләрне котларга дип,  Коркачык авылына җибәрәләр. Шунда бер чибәркәйгә күзе төшә аның. Төшүен төшә, әмма кыз бер егет белән чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә танцевать итә шул. Кызыксынып китеп, күршесеннән сорый Камил. Кызның абыйсы белән биегәнен белгәч, дәртләнеп китә. Әллә шул сәбәплеме икән, хәтта кич кунарга да кала. Иртә белән торып чыкса, кыз көзге каршына баскан да чәчен тарап тора. Ул чәчләренең озынлыгы… Шунда Камил: «Бу кыз минеке булыр», – дип күңеленә беркетеп куя. Түзә алмый, эшкә киткән җиреннән кич белән тагын кыз янына, Коркачыкка әйләнеп кайта. Барлы-юклы ун ай вакыт үтәме икән, кавышып та куялар.

Үткәннәр

Бүген алар кызлары, кияүләре төзешкән хан сарае кебек өйләрендә чөкердәшеп яшәп яталар. Үткәннәрне искә алалар, әлбәттә. Дөньяның чыбыркылаган чаклары шактый була бит.  Сугыш башланган елны туган  Камил абыйныкы бигрәк тә.

– Уфалла өстерәп гомер иттек инде, – дип башлады ул сүзен. – Кырдан черек бәрәңге җыйдык, кычыткан ашадык. Биш бала идек. Эшкә ярый башлаганчы әби янында  үстем. Урманнан шомырт җыеп, киптереп, шуны сата идек. Казанга йөк поездына утырып йөрдек. Әти сугыштан яраланып, азрак «бозылып»  кайтты. Кызып китәргә дә күп сорамый иде. Яшәргә авыррак булды. Җиде сыйныфны да сигез елда көчкә тәмамладым. Ул елларда, китәм дисәң, колхозда паспорт бирмәделәр. Аптырагач, кунакка кайткан авылдашларга ияреп, Чечняга киттем. Ун айдан кире әйләнеп кайттым. Әти-әнинең армиягә моннан җибәрәселәре килде чөнки. Тегендә-монда йөргәнгә, документлар «адашып» калганмы, яшьтәшләрем белән алмадылар мине. Хәзер, шуңа күрә дә Разия белән кавышырга насыйп булгандыр әле миңа, дип яхшыга юрыйм бу хәлне. Өч елдан соң гына, Хабаровскига китеп, өч ел хезмәт иттем. Аннан кайткач, сельпога эшкә урнаштым. Соңрак директор урынбасары итеп куйдылар, 30 ел бер урында эшләдем. Хәтерлисездер, җитмешенче елларда Шәпшене үрнәк авыл итеп төзеделәр. Сельпоны да шунда күчерделәр. Бөтен зур кунакларны, җитәкчеләрне, чит ил кешеләрен, күрсәтергә дип, безгә алып килделәр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә тәүфыйгымны бирде. Кайда булсам да, дәрәҗәле булдым.  Иң  мөһиме, менә дигән хатын насыйп итте ул миңа, – диде ул, Разия апага яшьләр кебек сөю тулы күзләре белән карап. Бу, күрәсең, хәзер син сөйлә инде, дип үзара  аңлашу да булгандыр.

– Мин сугыштан соң бишенче  бала булып туганмын, – дип хатирәләргә бирелеп китте Разия апа. –  Гаиләдә җидәү үстек.  Бигрәк тә хайваннарга  дип чүп үлән җыйганым бик истә калган. Гомерем буена озата барган тагын бер вакыйга – өч яшьлек чагымда  урамыбыз белән янып киткәнбез. Әти-әнигә бик авыр булгандыр инде. Бер малай ут төрткән дә, бик җилле көн булганга, шуннан таралган, дип сөйләделәр. Ул көнне 6 яшьлек абыем Шамил белән икебезне, тышкы яктан ишекне бикләп, өйдә калдырган булганнар. Әни, безнең балалар ут белән уйнаганнардыр инде дип, басудан йөгереп кайткан. Ул арада абыем, тәрәзәне ачып, башта үзе чыккан, аннан мине тартып алган. Шунда  тәнемнең сыдырылып, бик нык авыртканын, кычкырып елаганымны хәтерлим.

Әлеге мизгелдә Камил абый шул авыртуны тойган кебек тоелды миңа. Уены-чыны белән бергә: «Без малайлар белән янгынны карарга менгән идек. Мин, бәлки, аның елап утырганын күргәнмендер дә инде», – дип уфтанып куйды.

Авыр булса да, бик  укыйсы килә Разияның. Тик педагогия институтының физмат факультетына керә алмый.  Иптәш кызы мех фабрикасына барырга тәкъдим ясый. Шунда кыз кич белән бухгалтерлар курсын да тәмамлый. Бик ярап куя бу шөгыле. Ямаширмәгә килгәч, колхозда бухгалтер булып эшли.

– Мин бик бәхетле килен булдым. Каенанам Асия бик уңган, ачык йөзле хатын иде.  Уртак тел табып яшәдек. Сөйләшер сүзләребез бетмәде. Ул мине пешерергә-төшерергә дә, балалар карарга да өйрәтте. Каенатамны да бик хөрмәт иттем.  Камил азрак катырак әйтсә дә, без өйләнешкәндә тынычланган иде инде ул.  Күбрәк миңа мөрәҗәгать итә кебек тоела иде. Тышта хайваннарны да бергә карадык. Терлекне бик күп асрадык. Хезмәт хакын да, пенсияне дә бирмәгән чаклар булды бит. Шул чакта  эшмәкәргә әйләнеп китә яздык әле. Олы кызыбыз Раидәгә йорт салдык. Бар маябыз шунда кереп китте. Кызыбыз Илүсәнең Казанда гуманитар институтта укып йөргән чагы иде. Атна саен 50 сум биреп җибәрәбез. Юк кына бит акча. Бер атна колхоз  кассасыннан сорап тордым. Икенче атнада тагын шунда юл тоттым. Кассир: «Разия апа, кассада акча юк. Үземнекен биреп торам», – диде. Тагын бер атна үтеп китте. Барыр урын калмады. Шуннан күп итеп каймак, эремчек ясадым да Казанга сатарга киттем. Мондый эш белән гомер шөгыльләнгәнем юк. Шуңа нык кыенсындым. Авылдан чыгып киткәндә, кеше очрамаса ярар иде, дип телим. Аннан Илүсә үзе дә алып китә башлады. Гел сатып ала торган әби-апалары барлыкка килде. Үзебез дачаларда да сатып йөрдек. Шулай итеп,  акча керә башлады. Тора-бара Илүсәгә стипендия дә бирделәр. Шуннан рәтләнеп киттек инде.

Балалар 

Бүген Камил абый белән Разия апа терлек-туар асрамый.

– Камилгә операция ясадылар. Биш килограмм әйбер дә күтәрергә ярамый, дип кат-кат кисәттеләр. И-и, гомер буена эшләгән кешене тыеп буламыни? Өйдән чыгып китүем була, нәрсәгәдер барып ябыша. Кызлар: «Әни, болай булмый, терлекне бетерергә кирәк»,  –  дип, бик катгый тордылар, ди Разия апа, «зарланып».

Кызлар дигәннән, бу гаиләдә, әкияттәге кебек, бер-бер артлы өч кыз үскән. «Гел кызлар булганга эчегез пошкан чаклар булмадымы соң?» – дип,  шаярту катыш Камил абыйга төрттереп алдым. «Беркайчан да тел тидергәне булмады», – дип, башта Разия апа җавап бирде. Аннан: «Минем өч кызым, өч улым (кияүләрем түгел, улларым), биш оныгым  бар, Аллага шөкер», –  дип, Камил абый  җөпләп куйды.  Зур горурлык белән сөйли алар  балалары турында.

Олы кызлары Раидә шушы авылда төпләнеп калган. Мәктәптә завуч булып эшли.  Уртанчылары Рамилә КФУда укыта, филология фәннәре кандидаты, доцент.  Төпчекләре Илүсә – безнең хезмәттәшебез. Күп еллар корректор булып эшли. Газетадагы һәр язма аның үткер күзләре аша үтә. Аларның кече уллары Илхан 6 нчы сыйныфта укый. Көн саен иртән Коркачыктан Ямаширмә мәктәбенә юл тота. Әбисе-бабасы яшәгәч, туган җире кебек аңа бу авыл. Шулай булмыйни! Бу зур гаиләнең тамырлары монда береккән бит.  Атна саен барысы бергә җыелалар. «Үзара сөйләшәләр дә, кайсы салат ясый, кайсы тәм-том пешерә. Гөрләшеп килеп төшәләр. Әй, күңелле була шул чакларда!» – дип шатланалар Камил абый белән Разия апа. Сигезенче март – кавышкан көннәрендә дә  шулай булыр дип көтәләр. Һәр гамәлдән яхшылык күреп, үзең дә шуңа өлеш кертеп яшәргә күнегелгән чөнки.

Камил абый – авыл имамы.

– Әнием 11 ел сукыр булып утырды.  Ясинсыз китәм инде, дип бик каты кайгырды. Шул сүзләре һич кенә дә башымнан чыкмады. Бервакыт шулай ниндидер апалар урам буйлап безнеңчә язылган Коръән сүрәләре сатып йөриләр. Шуны алып укый башладым. Дин юлына кереп киткәнемне сизми дә калдым.

Монысын да Аллаһы Тәгалә  бүләге дип саный Камил абый.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү