Социаль челтәрләрдә менә шундый фотолар йөри. Имеш, Әлмәт шәһәрендәге бер кибеттә сатып алынган туңдырылган брокколи пакетыннан перчатка чыккан.
Фото астында комментарийларда шактый җыелган. «Аларда шундый акция бит: брокколи аласың, ә перчаткасы бушка», «Фу! Башка беркайчан да брокколи алмаячакмын. Шундый пычрак перчаткалары…» дип язучылар бар.