Уяу булырга кирәк: кош гриппы Татарстанга килеп җитү куркынычы бар

Тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайтачак. Быелгы үзенчәлекле кышта кайберләре кайтып та җитте инде. Озакламый авылларда кош-корт сатып йөрүчеләр дә күренә башлар.

Шуңа күрә кош гриппы мәсьәләсендә һәр кешегә уяу булырга туры килә. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, авылларга кош-корт китереп сатучылардан ветеринария белешмәләрен сорарга кирәк.

– Әлеге документны сораудан куркырга кирәкми. Бер дә булмаганда, машина номерын язып алсагыз яки фотога төшереп калсагыз да ярый. Ләкин бу турыда үзләре белергә тиеш. Кош сатучыларда мондый документ һичшиксез булырга тиеш. Күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, законга каршы килеп эшлиләр, – ди ул.

Моннан тыш, республикада кош-корт сата торган махсус мәйданчыклар да эшли. Татарстанда аларның саны 103кә җитә. Профилактика максатыннан кош комплекслары белгечләре белән дә очрашулар оештырылган. Арадашчылар белән дә сөйләшүләр уздырылган.

Россиянең ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов аңлатуынча, җылы яклардан очып кайтучы кошлар шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин. Быел Россиядә түбән патологияле кош гриппы Чиләбе өлкәсендәге кошчылык фабрикасында ачыкланган. Белгеч сүзләренә караганда, бу югары патологияле вирус белән чагыштырганда, алай ук куркыныч түгел. Кошлар да бер-бер артлы авырып китеп, үлми. Авыру кошларның итен пешергән очракта, куркыныч түгел. Бүгенгә Россия югары патологияле кош гриппы буенча имин ил булып тора.

Республикада кош гриппын кисәтү максатыннан, Татарстанның 32 районында Чиләбедән сатып алынган йомыркалар тулысынча тикшерелгән. Бәхеткә, авыру ачыкланмаган. Шулай да, уяулыкны сакларга туры килә, ди белгечләр. Алар әйтүенчә, быел кош гриппының куркыныч төре – Н5 N8 вирусы Украинада теркәлгән. Моннан тыш Словакия, Польша, Болгария һәм тагын берничә илдә ачыкланган. Мондый кош гриппы булган очракта, илдә карантин кертелә. Авыру йоктыру куркынычы булган барлык кош юкка чыгарыла.

Кош гриппының билгеләре:

– Кош-кортлар йокымсырый, кикрикләре зәңгәрләнә, йомырка салудан туктый, сулыш алу юллары һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килә, авыру эләктергән кош башын әйләндерә, муены кәкрәя.

Нәрсәне истә тотарга:

Йорт кошлары белән кыргый кошлар арасында элемтә булырга тиеш түгел.
Кош ризыгын ачык урында калдырмаска кирәк.

Ветеринар табибларның рөхсәтеннән башка кош-корт сатып алмаска.

Авыл җирлеге башлыклары авылларга кош-корт сатучыларны кертергә тиеш түгел.
Шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәк.

 

2016 – 2018 елларда Россиядә кош гриппы аркасында 6 миллионнан артык кош юк ителгән

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү