Кредит сазлыгына ничек батмаска? (БЕЛГЕЧЛӘР КИҢӘШЕ)

Ташламалы товар, бушлай медицина күзәтүе, процентсыз кредит дигән сүзләр кешене әллә нишләтә. Мондый вәгъдәләргә ышанырга ярамый, дип күпме генә сөйләп торсалар да, алданучылар кимеми. Хатыннар бурычка матурлык һәм сәламәтлек эзләсә, ир-егетләр арзангарак машина алам дип капкынга эләгә икән. “ВТ” журналисты кредитлы тормыш ачысын татучылар белән сөйләште.

“Бурыч түләр өчен… хезмәтче булып эшлим”

Казанда яшәүче Гүзәл Нуриәхмәтовага (исеме үзгәртелде) бер тапкыр матурлык салонына барып кайту 108 меңгә төшә. Хәзер ул банкка кредитын түләр өчен ике эштә эшли. Ял көннәрендә исә байларга хезмәтче булып тора. 7 һәм 5 яшьлек ике улын ялгызы тәрбияли, әтиләре узган ел юл һәлакәтендә вафат булган.

– Мондый көнгә калырмын дип уйламаган идем, – ди Гүзәл. – Бер ай элек таныш түгел номердан шалтыратып, бер матурлык салонына чакырдылар. Бары сезнең өчен генә бүгенге процедуралар бушка диделәр. Кызыктым инде. Матур буласы килә бит!

Гүзәлне салонда бик җылы каршы алалар. Чәй эчертәләр, кунак итәләр. Аннан косметолог дигәннәре битендә 40 минуттан артык нидер эшли һәм нәтиҗә чыгара: тирегез начар, башка процедура кирәк, тик ул хезмәт 15 мең сум тора ди. Матурая торгач, бәя 35 меңгә кадәр күтәрелә. Түләр акчасы булмагач, кредит алырга тәкъдим итәләр. Артык төпченеп тормыйча, Гүзәл берничә документка кул куя. Өенә кайткач, ачып караса – елына 35 процентлы кредит рәсмиләштерелгән. 35 мең өчен 108 мең түлисе булачак!

– Башта бу хакта кешегә сөйләргә дә курыктым. Юристларга мөрәҗәгать итәргә акчам юк. Болай да очын-очка ялгап яши идем. Бер ай кредит түләгәч, дус кызыма ачылырга булдым. Ул өстәмә эш эзләргә киңәш бирде. Хәзер шимбә һәм ял көннәрендә байларга өй җыештырам, ашарга пешерәм, – ди Гүзәл.

“Хәзер авырсам да, зарланмыйм”

Сания апа Вәлиева Кукмара районында яши. Гомер буе сыер сауган. Аякларына салкын тиеп, умырткаларына зыян килүе дә – шул хезмәт нәтиҗәсе.
– Без эшләгән вакытта җылы киемнәр булмады. Резин итек харап итте, – ди ул. – Улым Казанга алып килде. Бер клиникада умырткалыкны бушлай карыйлар, диде. Капка төбенә хәтле машина кайткач, утырып чыгып киттем. Клиника дигәннәре подвал шикелле җирдә урнашкан иде. Мине бер аппаратта карадылар. Аркада бүсер, остеохондроз барлыгын әйттеләр. Бер туташ үзләренә кыйммәтле җиһаз кайтуын, шунда 20 минут ятканнан соң, аркадагы авыруларның бетәсен әйтте. Ышандык…

Әлеге 20 минут рәхәтлек аңа 80 меңгә төшә. Шул арада кулына берничә язу да бирәләр. Үзе дә ике-өч җиргә кул куйганын яшерми. Бу кредит кәгазьләре булып чыга.

– Түләп бетерәбез инде. Тагын ике ай түлисем калды. Шул кредит аркасында улым өйләнә алмыйча йөрде. Аны да сүкмәдем. Минем сызлануыма түзә алмыйча алып барды бит. Хәзер сызлансам да, авырыйм димим. Минем кебек алдана күрмәгез! – ди Сания апа.

“Дога булышты”

Газетаның даими укучысы Балык Бистәсендә яшәүче Илшат Кәримов та ташламага кызыгып төп башына утырган. Яңа ел алдыннан интернетта бер автосалонда машина бәясен 200 меңгә киметәләр дигән язу күргән.

– Хатыным белән шундук барырга булдык. Дөрес, Зөләйханың күңеле сизенгән иде, тик кая инде ул хатын сүзенә колак салу! Үземнең дә акча бар, әмма 330 мең җитми иде. Кредит рәсмиләштерүче кыз банктан мин әйткән сумманы түгел, күбрәк итеп сорады. Ике минут эчендә акча бирәләр дигән хәбәр килеп төште. 330 мең урынына 400 мең бирделәр. Шул арада теге кыз әллә ниләр исәпләде, бушка дигән дүрт көпчәк тә, иминиятләштерү дә үз хисабыма булып чыкты, – дип сөйли Илшат. – Мин салонга киресенчә ташлама эзләп килгән идем. Үзем дә сизмәстән, капкынга эләктем. Өйгә кайткач кына, башыма барып җитте. Салонга да кире бардым. “Килешүдә сезнең паспорт мәгълүматлары тора, кул куйгансыз. Без сезне мәҗбүр итмәдек”, – диделәр. Әле ярый намаз укыйм. Догалар гына күңелемә тынычлык бирде. Алайса чиргә сабыша идем. Танышларым да, 6 ай түләгәч, башка банктан азрак процентлы кредит алырсың, дип тынычландырды…

Берәү – алдана, икенчеләр – алдый. Казанның бер сәүдә үзәгендә эшләүче Гөлназ Саттарова, кешегә кредит бирсәң, премия язалар, ди.
– Мин кәрәзле телефоннар сатам. Безнең максат – кешегә ничек тә кредит алдыру. Мәсәлән, телефон карый башлыйлар. Кайсы яхшы дигәндә, кыйммәтрәкне тәкъдим итәбез. Акчасы булмаган кеше, кредитка риза була. Безгә оста психолог та булырга кирәк. Мине аңламаучылар да табылыр, әмма без шулай итеп акча эшлибез, – ди ул.

Психолог Эльвира Сафина кредит алырга ашыкмаска куша.
– Кеше банкка барганчы кат-кат уйларга тиеш. Бурычка батып, алган әйбере аңа кирәкме? Бу сумманы ай саен түләп бара алачакмы? Хезмәт хакы җитәме? Әгәр әйе дип җавап бирәсез икән, әлбәттә, алыгыз. Күңелегездә бераз гына булса да икеләнү бар икән, алмый торырга да була. Шунысын да онытмагыз: кредит алгач, каешлар кысыла. Яшәү рәвешегез үзгәрә, – ди ул.

Юрист Рәзил Билданов киңәшләре

Кредит алганчы нәрсәләргә игътибар итәргә?
Процентларга игътибар итәргә кирәк. Нинди банктан алырга телисез, аның хакында да мәгълүмат эзләргә кирәк. Кайбер җиһаз кибетләре аерым банклар белән эш итә. Һәм әйбер сатып алганда шул банкка мөрәҗәгать итә. Шуңа да аеруча игътибарлы булу кирәк. Ә микрофинанс үзәкләргә бөтенләй мөрәҗәгать итмәвең хәерлерәк. Чөнки анда процентлары да югары, бурычны кайтару көннәре дә аз.

Кредит алганда ничек алданмаска?

Кредит килешүен җентекләп өйрәнеп чыгарга кирәк. Төрле шартлар була. Кайбер очракта процентлары ай саен үсә торган, кайберләре киресенчә кими. Вакытында түли алмаган очракта пеня күпмегә артып барачак, моны да белеп торырга кирәк.

Иминиятләштерүдән баш тартып буламы?

Закон буенча иминият бәясен кайтартып була. Үзәк банк карары буенча, бу эш 14 көн эчендә эшләнергә тиеш. Мисал өчен, әйтик, сезгә кибеттән кредитка берәр техника яки җиһаз сатып алганда иминиятләштерү тәкъдим итәләр. Үзегез дә теләмичә ризалашсагыз, әмма соңыннан уегыздан кире кайткан очракта, ике атна эчендә кредит килешүендә күрсәтелгән иминиятләштерү үзәкләренә барып гариза язарга тиеш буласыз. Төрле очраклар була. Сезнең гаризаны кире кагарга да мөмкиннәр. Шуңа да әлеге эшне башлаганда килешү белән җентекләп танышып чыгарга кирәк.

Кредит килешүен юкка чыгарып буламы?

Кредит килешүенә кул куйганнан соң акчаны алу вакыты 3–5 эш көнгә сузыла. Килешүне бу стадиядә өзү җиңелрәк, чөнки хезмәт әле күрсәтелмәгән, ә банк Гражданнар кодексының 821 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә клиентның карарын кире кага алмый. Тик моның өчен банкка акча счетка күчерелгәнче хәбәр итәргә кирәк. Әгәр автокредит алырга уйлаган булсагыз, беренче кертем дә керткәнсез икән, автосалон бу акчаны кире кайтарырга тиеш. Вакытында кайтарылмаган акча өчен салонны судка биреп була. Сезгә банкка документларны рәсмиләштерү һәм счет ачкан өчен түләргә туры киләчәк. Бу эш сезнең кредит тарихына йогынты ясамаячак.

Түли алмаган очракта нишлисе?

Кредит ул – процентлар дигән сүз. Шуңа да, бушка яки процентсыз кредитка акча бирәбез дисәләр, ышанмаска кирәк. Мондый очракта кредит килешүен юкка да чыгарып булмый, түләргә генә кала. Ләкин ай саен түли торган сумманы, әйтик, киләсе айны тулысы белән түли алмыйсыз икән, паникага бирелмәгез. Күп кенә кешеләр мондый очракта әлеге бурычны каплар өчен, яңадан кредит ала. Болай эшләү дә дөрес түгел. Сезгә бурычыгыз булган банкка барып, күрсәтелгән сумманы түли алмавыгыз турында гариза язарга кирәк. Һәм банк алдан куелган сумманы киметә. Әмма кредит вакытын озынайтачак. Әйтик, мисал өчен, сез кредитны 2 елга алдыгыз, ай саен 7 мең түли идегез. Ә хәзер 4 мең түлисез һәм инде 3 ел.

Хәзерге вакытта физик затларның банкротлыкка еш чыгуы аркасында, банк аларның хәленә керә. Әгәр дә кеше киләсе айда тиешле сумманы түли алмый икән, аңа шулай ук банкка барып, кредит каникулы бирүне сорап гариза язарга кирәк. Мондый очракта кайбер банклар процент суммасын гына түләргә калдыра, ә кайберләре, гомумән кредит һәм ипотека суммасына каникул бирә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү