«Кытайда 1,4 млрд кеше коронавирус белән көрәшә»

Бүген Кытайда 1,4 миллиард кеше яңа төрдәге коронавирус эпидемиясе белән көрәшә. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь шул хакта хәбәр иткән.

«Кытай Хөкүмәте тиз арада уртак профилактика һәм контроль буенча дәүләт системасын урнаштырды, 1,4 миллиард кеше үзара берләшеп авыру белән көрәшә. Хошэньшань һәм Лэйшэньшаньда 10 көн эчендә меңләгән койкалы яңа хастаханәләр төзелде», — дип искәртте генконсул.


Фикер өстәү