Татарстанда балалар бакчасындагы 8 март чаралары әти-әниләрдән башка узачак

Түбән Камада 8 март бәйрәменә багышланган чараларга ата-аналарны, гомумән, тамашачыларны чакырмаячаклар.

ОРВИ һәм грипптан саклану максатыннан шулай эшләргә булганнар. Бу хакта НТР хәбәр итә.

Бакчада тәрбиячеләр балаларны битлекләрдә каршы алалар һәм озаталар, шулай ук температураларын үлчәп торалар. Бәйрәм уздырыла торган залларны махсус лампа ярдәмендә дезинфекцияләп, вакытында җилләтәләр икән.

Балалар сәламәтлеген кайгыртканлыктан, бакчаларда уздырыла торган бәйрәмнәрне камерага төшереп, аннан фильм ясап, әти-әниләргә таратачаклар.


Фикер өстәү