Тизрәк һәм күбрәк: беренче бала өчен ана капиталы бирелә башлады

2020 елда ана капиталын алуда үзгәрешләр булды. Мөрәҗәгать итүчеләр саны кисәк артса да, Пенсия фонды бүлеге белгечләре ул хакта аңлатма бирергә ашыкмады.

– Россия Президенты Владимир Путинның ана капиталына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдиме 1 мартта закон кабул ителгәч кенә тормышка ашырыла башлады, – дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова. – Бу атнадан ата-аналардан гаризалар кабул итәргә керештек. Сертификат бирелмәде әле.

Законга үзгәрешләр кергәч, ана капиталы алучылар исемлеге зурайды. Аны гаиләдә беренче бала өчен дә алырга мөмкин. Күләме – 466617 сум. Ул беренче сабыен табучылардан тыш, беренче баланы уллыкка алучы гаиләләргә дә бирелә. Ир кеше, быел туган беренче сабыйны үзе генә тәрбияләсә, шулай ук аны алу хокукына ия. Гаиләдә 2020 елда икенче бала дөньяга килсә, ана капиталы 150 мең сумга арта һәм гомуми суммасы 616617 сум булачак. Шундый ук күләмдәге акчаны быел 1 гыйнвардан башлап туган өченче, дүртенче һәм тагын да күбрәк бала өчен алырга мөмкин.

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм кулланылышка тапшыру вакыты кыскара. Яңа тәртип буенча, ана капиталы сертификатын бирү – биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карау ун эш көненнән дә артмаска тиеш. Өстәмә мәгълүматлар соратырга кирәк булган очракта карау вакыты унбиш, егерме көнгә озынаерга мөмкин. Быел исә белгечләр элеккеге тәртиптә эшләргә тиеш. Яңача эшләүгә күчүчеләр дә бар.
Апрель аеннан ана капиталын алу гадиләштерелә. Ул автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк. Гаиләләр сертификат алу өчен Пенсия фондына барып тормый. Тик бу яңалык баланы уллыкка алучыларга кагылмый. Алар гариза тапшырырга тиеш.

Ана капиталын рәсмиләштерү гадиләшкәч, аның белән торак кредитын каплау җиңеләя. Гаризаны фәкать банкта гына язачаклар. Пенсия фонды бүлегенә барырга кирәкми. Банкта кредит рәсмиләштерелә һәм беренче кертемне түләү өчен гариза тапшырыла.
Законга яңа үзгәрешләр кергәч, ана капиталын бакча кишәрлегендә йорт төзү өчен дә куллану мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта кишәрлеккә милек хокукың һәм йорт төзергә рөхсәтең булу шарт.

Ана капиталыннан айлык түләү дә каралган. Икенче баласы туган гаиләнең җан башыннан айлык кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк икән, акча алырга гариза язарга кирәк. Ул акча балага 3 яшь тулганчы бирелә. Күләме – 9375 сум.

Ана капиталы алу буенча сораулар туса, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең мәгълүмати үзәгенә шалтыратырга мөмкин. Телефон: (843) 279-27-27.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү