Илсөя Бәдретдинова: «Ирләрне үзебез бозып бетердек»

Хатын-кызга чарасызлыктан көчле булырга туры килә. Җырчы Илсөя Бәдретдинова әнә шул фикердә:

– Ирләр феминизмны кабул итә башладылар дип уйлыйм. Аларга бу хәтта ошый да. Чөнки хәзер күп кенә ир-атлар, хатыны күбрәк акча эшли икән, үз теләкләре белән бала карап, өйдә утыра. Ни өчен бүген хатын-кыз алга чыгарга мәҗбүр? Чөнки ирләрне үзебез үк бозып бетердек. Без хәзер гүзәл зат була белмибез. Мескенләнеп, матур күлмәк киеп, мин моны булдыра алмыйм шул, дип кайсыбыз гына әйтә? Шулай дисәк, бәлкем ирләр үзләре эшли башлар иде. Хатын-кыз башка чара булмаганлыктан баш күтәрә. Чөнки баланы, шул ук ирне дә ашатасы, тормышны алып барасы бар.

Язма белән тулырак иртәгә ВТ сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү