Дәүләт Советының сигезенче утырышында 12 мәсьәлә каралачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта үткәреләчәк. Кичә Парламент  президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карап тикшерүгә керешкәнче, Президент каршындагы Эшмәкәрлек советы утырышында күтәрелгән проблемаларга тукталып үтте. Биредә үзмәшгульләр кеременә салымның аларга мәҗбүри төстә маркировкаланырга тиешле товарлар сатуны тыюы турында сүз барган. Әлеге проблеманы хәл итеп була: йә маркировкаланырга тиешле товарлар исемлеген үзгәртергә, яисә федераль законга үзгәрешләр кертергә кирәк, диде Дәүләт Советы Рәисе. Аның әйтүенчә, Татарстан парламенты законнар чыгару дәрәҗәсендә әлеге проблеманы хәл итәргә ниятли.

Алда торучы утырышка килгәндә, көн тәртибенә 12 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проекты, 1 федераль закон һәм кайбер башка мәсьәләләр кертелгән. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, аерым алганда, шәһәр төзү эшчәнлеге (территорияне планлаштыру проектын үзгәртүне килештерү тәртибе аныклана), сәнәгать сәясәте (махсус инвестиция контрактларын җайга салу турында сүз бара) һәм җир асты биләмәләре (дәүләт җир асты биләмәләре фонды белән идарә итү вәкаләтләре аныклана, биләмәләрдән файдалану төрләрен һәм вакытын билгеләүче нигезләмәләр үзгәртелә) турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары беренче укылышта каралачак. Республиканың аерым законнар актларына, Татарстан Гаилә кодексының 45 статьясына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары икенче укылышка әзерләнгән.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөек Ватан сугышы ветераннарын социаль яклау буенча чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, хәзер Татарстанда 32 936 сугыш ветераны, сугышта катнашучыларның тол хатыннары (ирләре) яши.


Фикер өстәү