Укытучының ялгышырга хакы бармы?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Азнакайда эштән җибәрелгән укытучыны кире кайтару яклы. Билгеле булганча, хезмәт укытучысын дәрескә салмыш хәлдә килүдә гаепләделәр, телефонга төшереп  язманы социаль челтәрләр аша тараттылар. Аннары аны укучылары яклап чыкты, үзе исә гафу үтенде. “Барыбыз да тере кешеләр. Әйдәгез, искә төшерик, укытучылар безнең күпме хатаны кичерде һәм безне гафу итмәгән булсалар, кем булыр идек”. Укытучының ялгышырга хакы бармы?

Айдар Шәмсетдинов, Казандагы 165 нче мәктәп директоры, депутат:

– Дүрт аяклы ат та абына бит. Һәркем ялгышырга мөмкин. Министр Рафис Борһанов бездән хикмәтлерәк кеше. Әлеге укытучыны кире эшкә  кайтару яклы  икән, димәк, дөрес әйткән. Социаль челтәрләргә куелган барлык нәрсәгә дә ышанырга ярамый. Анда хәзер ниләр генә язмыйлар. Үземнең андый мәгълүматларга игътибар итәргә вакытым юк.

Галимҗан Гыйльманов, язучы:

– Укытучының да хаталанырга хакы бар. Ләкин нинди хата ясавына карап. Әгәр ниндидер вакыйга укучы, әти-әни күңеленә ук булып кадалып, гомергә җәрәхәт калдыра икән, бу укытучының  үз һөнәре буенча эшләмәве хәерлерәк. Кызым рәсем дәресендә агач ясап, аны кызыл төскә буяган. Укытучысы исә, мондый кызыл агач булмый, дип тиргәгән. Кызым мәктәптән, башка рәсем ясамаячакмын, дип күңеле төшеп кайтты һәм башка ясамады да. Укытучы бу гамәле белән баланың дөньяны үзенчә кабул итү мөмкинлеген кисте. Мондый хата җибәрергә ярамый. Мөгаллим – бик җаваплы хезмәт, ул мөмкин кадәр азрак ялгышырга тиеш дип саныйм.

Лилия Сираҗиева, күпбалалы әни:

– Министрның бу адымын хуплыйм. Дөрес эшләгән. Беләсезме, мин бу очракта аны видеога төшереп торган кешегә җәза бирер идем. Күрегез, нинди замана китте. Балалар кулында телефон, аларга укытучылар бернинди сүз әйтә алмый. Тизрәк камераларын кушып куеп төшерә башлыйлар. Кем ялгышмый. Ата-ана  баласына кырысрак булмаса, үзләрен үк интернетка төшереп элә башлаячаклар. Укытучыга хөрмәт тә бетте, кешенең аң дәрәҗәсе дә түбән төште. Ә укытучыга килгәндә, эшләсен. Бәлки, бу очрак аңа сабак булып, ул хәмер белән арасын да өзәр.

Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер:

– Интернет алга киткән заманда яшибез. Танылу да тиз. Хәзер кеше социаль челтәрдә бер минут эчендә әллә кем була ала. Тик азагын да уйларга кирәк. Бу укытучыга бәйле видеоны мин дә карадым. Беренче күргәндә, бернинди гаебен күрмәдем, елмаеп кына куйдым. Укытучы партадан матур итеп кенә шуып төшеп китә. Әмма белем бирү йортында мондый хәл булырга тиеш түгел. Үзем укыган мәктәптә беркайчан да эшкә эчеп килүче кеше булмады. Әлеге укытучы хакында бер сюжет та карадым. Аны бөтен кеше яклый, үзе дә бик зыялы кешегә охшап тора. Шунда ук эшенә кайтарырга кирәк дип уйлаган идем. Менә хәзер кире эш урынына кайтачак. Министрның бу адымы  күпләргә үрнәк тә, сабак та булсын иде. Эчәсең икән, ул көнне мәктәпкә килми калырга да була бит.


Фикер өстәү