ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган акчаны түләү эшен көчәйтергә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.
«Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары саны тиз кими бара. Безгә атна эчендә якынча 100 кеше үлә, дип хәбәр иттеләр. Республика Хөкүмәте алдында нинди бурыч тора? Түләүләрне ветераннар исән чакта максималь рәвештә башкарырга кирәк. Фаҗига шунда ки, кеше үлеп китә, җитмәсә тиешле акчасын да алырга өлгерми», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге алдына март — апрель чорында әлеге түләүләрне башкару бурычы куелган, — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. — Бу чара бер тапкыр бирелә торган характерда, ул туганнарыныкы булып саналмый. Түләүләр турыдан-туры ветераннарга тапшырыла».
Ләйлә Фазлыева шулай ук Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале гамәлгә куелуын искә төшерде. «Татарстанда акциягә старт республика Президенты тарафыннан бирелде. Медаль тапшыру вакыты — 2020 елның 8 маена кадәр. Ветераннарның олы яшен исәпкә алып, без медальләр тапшыру буенча интенсив эшлибез», — дип искәртте ул.