Хатын-кызлар белән ир-атларга мәҗлестә янәшә утыру ярыймы?

Мәҗлесләрдә еш кына өстәлләргә хәмерле эчемлекләр дә куела. Шундый вакытта, утырыргамы, юкмы, утырсам, гөнаһ булмасмы, дигән сораулар туа. Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан шул уңайдан киңәш сорадык.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Чынлап та, безнең җирлектә бу – бик четерекле мәсьәлә. Чөнки совет чорында табыннарыбызны хәмерсез күз алдына китерә алмый башлаган идек. Ул вакытта өстәлдә хәмер булу гадәткә кереп китте. Аны кино, бәйрәмнәр аркылы да керттеләр. Ветераннарга бәйрәмнәрдә аракы бүләк итү дә  таралган иде. Шуңа күрә бу хәл халкыбызга бик сеңде. Дөресен әйткәндә, хәзер дә бәйрәм табынын аракысыз күз алдына китерү кыен.

– Әле 60 – 70 нче елларда хәмерне табынга куймыйлар, кем әйтмешли, чоланга чыгып “төчкертеп” керәләр иде.

– Ул чакта әле әдәп китеп бетмәгән иде. Шайтан бит ул әкрен-әкрен генә керә. Башта хәмергә карата битарафлык туа. Югыйсә нәфрәт булырга тиеш. Битараф булсаң, ул тора-бара, яхшы түгел ич, дигәнне җиңеп, табын уртасына менеп утыра. 80 – 90 нчы елларда инде ул рәхәтләнеп табынның уртасына менеп утырды. Хәтта ризыкка караганда хәмернең күбрәк куелган чаклары булды. Әле элек бүленә иде: хатын-кызлар аракы түгел, шәраб эчте. Бәйрәм булса, шампан шәрабе куелды. Шуңа күрә хәзерге заман кешесе нинди генә бәйрәм булса да, исерткеч эчемлек куймый калмый. Шифаханәләрдә, полициядә булсынмы, чиновниклар җыелсынмы – бәйрәм хәмерсез узмый. Балыкка, ауга барса да, шул нәрсәне алмый калмыйлар. Дин күзлегеннән караганда, бу – бик аяныч хәл. Ислам дине кабат кайта башлагач, өстәлдә хәмер булырга тиеш түгел дигәч, күпләр аптырап калды. Әле күп еллар никахлар хәмер куеп уздырылды. Хәзер дә мулла никах укып киткәч, табынга хәмер чыгару очраклары булып тора. Шөкер, хәзер шәһәр җирләрендә үзгәрешләр бар. Бервакыт мине милициягә бәйрәмгә чакырганнар иде. Мәҗлес ахырында, чакыручы кеше, уңайсызланып кына, син тегене тотмыйсыңмы соң, дип сорап куйды. Табигый, мин баш тарттым. “Хәзрәт, белеп булмый: сиңа кадәр попны чакырган идек. Ул, тегене, моны ашамыйм, монда ит, май бар, дип баш тартты. Аракыны күрде дә, бу бодайдан ясалган, ярый, дип эчә башлады. Мин белеп бетермим бит”, – дип әйтте бу. Мондый кешегә ачуланып та булмый.

– Туксанынчы елларда хәл үзгәрә башлады ич?

– Чынлап та, тамырдан ук булмаса да үзгәрә башладык. Хәзер рестораннарда да хәләл табыннар, хәләл никахлар була. Шунысы гаҗәп: андый җирдә еш кына бер намаз укучы да булмый, әмма хәмер куелмый. Хәзер инде байтак кына гаиләдә бу – гадәти күренеш. Ислам динендә табынга карата киңәшләр бар. Беренчедән, нинди дә бәйрәм булса, табын оештырырга кирәк. “Туй булса, бер сарык чалып булса да, мәҗлес уздырыгыз; кеше җыеп, никах булганын белдереп, халыкны сыйламыйча калмагыз”, – дигән Пәйгамбәребез. Табын коруның шартлары бар. Беренчедән, андагы ризык хәләл булырга тиеш. Чөнки хәрам ашатсаң, ашаган кешегә дә, ашаткан кешегә дә гөнаһ була. Әлбәттә, ризыгың хәләл булса, хәрам нәрсәләр – исерткеч эчемлекләр куелмаска тиеш. Сыра, шампаннан башлап затлы савытларга салынган исерткечләр – хәрам. Шунысы кызык: шампан аракыга караганда да хәтәррәк булып санала. Градуслы һәрбер эчемлек – безнең өчен хәрам. Шампан шәраб рәтенә керә. Мәсәлән, Коръәндә аракы ачык текст белән тыелмаган. Ул хәдисләрдә һәм башка чыганакларда тыела. Берәр кеше, мәсәлән, Коръәндә аракы турында сүз юк, ул хәләл, дисә, әлеге адәм адашкан кеше булып санала, инде менә шәрабны хәләл дисә, бу кеше кәфер булып чыга.

– Кырым татарлары йөзем үстергән, аннан шәраб ясаган, шуңа күрә хәзер дә бәйрәмдә табынга куялар, дип әйтәләр.

– Әгәр дә ул кайнамаган, әчеп утырмаган виноград-йөзем суы, сыгынтысы булса, ул рөхсәт ителә. Әмма градусы бар һәм бәйрәм өчен махсус ясалса, ул – хәрам. Кырым татары ясаса да, ул барыбер рөхсәт ителми. Без-татарларда да кайвакыт, самавырга салып эчсәң, ярый ул, дип ычкындыралар. Нәрсәгә салып эчсәң дә, исертә икән,  ул барыбер хәрам. Монда инде халыкның гореф-гадәтенә түгел, дингә карыйбыз. “Шул шәрабне эчкән, салып биргән, бер урыннан икенче урынга күчергән кеше дә, сатканы, алганы да ләгънәт кылынган”, – дип әйткән Мөхәммәд пәйгамбәребез. “Хәмер куелган табын янына утырсагыз, эчкән кебек гөнаһлы булырсыз, шул ук мәлгуньнәр исәбенә керерсез”, – дип тә белдергән ул. Дөрес, кайбер галимнәр, әгәр шундый табында утыруың файда китерсә, андый хәмерле табында катнашырга була, дип әйтә.

– Чынлап та, кемнеңдер түбәтәй киеп, яулык бөркәнеп утыруы кемнәрнедер эчүдән тыя икән, яхшы үрнәк бит.

– Әйе, кайберәүләр шулай дип исәпли. Үземнең дә андый табыннарда булганым бар. Тик моның бер файдасы юк. Эчкән кеше сиңа карап тормый, барыбер эчә. Илле кеше эчеп, берәү эчми утыра икән, кемгә карый ул, билгеле, эчә торганнарга. Андый табыннарда вәгазь дә сөйләп караганым булды. Башта оялып кына эчәләр. Аннан соң рәхәтләнеп чөмерә башлыйлар. Әгәр табынга эчәм дип килгән икән, ул барыбер эчә; эчмәскә ниятләсә, эчми. Шуңа күрә катнашуның мәгънәсе юк. Беренчедән, алар синең алда эчеп утырып динне, икенчедән, сине мыскыл итә. Киресенчә, катнашмыйм дисәң, кара, без гөнаһлы мәҗлес оештырабыз икән, дип уйлап куярлар; бәлкем хәрамнан баш тартып, хәләл мәҗлес уздырырлар. Казанда хәләл мәҗлес оештыручы артистлар аз түгел хәзер. Шуларның берсе, хәмерле мәҗлес булачак икәнен белгәч, баш тарткан идек, тегеләр, без килсен, мәҗлес уздырсын өчен, хәрамнан баш тартты, дип сөйләгән иде. Әүвәл баш тартмаган булсалар, билгеле, хәмер куеп уздырылыр иде. Аннан килеп, килдең, катнаштың, ди. Исерек кешегә вәгазь сөйләүнең файдасы юк. Ул башта, әйе, әйе, дип килешергә дә, шул ук вакытта, аптыратма әле, дип сугып та җибәрергә мөмкин.

– Салмыш кеше мәчеткә килсә?

– Андый кешегә, айныгач килерсең, дип әйтергә кирәк. Пәйгамбәребез, исереккә сәлам бирмә, бирсә, сәламен алма, дип әйткән. Әгәр ул бүген мәчеткә салмыш килеш килсә, мине ихтирам итәләр, якты йөз күрсәтәләр, дип иртәгә дә шулай килергә мөмкин. Исерек булсам, өйгә өстерәп булса да, алып кайтып куялар, ди ул. Димәк, мондый кешегә үзгәрергә бернинди сәбәп юк. Мондый кешегә, эчеп йөрсәң, абруең югала, кешелектән чыгасың, дип аңлатырга кирәк. Шундый хәмерле табыннарда утырырга туры килгәндә мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Аракы салганда, чәкештергәндә түгелеп китеп, хәләл ризыкка эләгә. Димәк, син хәрам ризык ашаган буласың. Мин мондый хәлне күргәннән соң, хәмерле мәҗлесләргә йөрмәячәкмен, дип үземә сүз бирдем. Тагын бер сәбәбе бар: мондый табында берәрсе исереп китсә; үзеңә, хатыныңа бәйләнә, теләсә нинди юк-барны сөйли, сүгенә башласа; берәр төрле җәнҗал чыкса, мондый хәлгә түзә алмыйсың. Этеп җибәрсәң, каршы әйтсәң, исерек кеше бик үпкәләүчән була, низаг чыгып, икегезнең берегезгә зыян килсә, моның гомерлек проблемага әйләнүе ихтимал. Шуңа күрә мондый кешеләр янында булуның бер файдасы да юк. Исерек яныннан сүзсез генә китәргә тырышырга кирәк. Чөнки матур сүз әйтсәң, дус булыйк, дип бәйләнәчәк, ямьсез сүз әйтсәң, сугыша башларга да мөмкин. Шуңа күрә эчемлексез, матур мәҗлес үткәрсәң, күпкә тәэсирлерәк. Шуңа күрә без-имамнар, бәйрәм, никах табыннарында хәмер булмаска тиеш, дип катгый таләп куябыз.

– Әле кайбер имамнар, хатын-кызлар белән ир-атлар бер мәҗлестә янәшә утырмаска тиеш, дип тә таләп итә. Бик кырыс таләп түгелме?

– Чынлап та, хәзер без, ирләр белән хатын-кызлар бергә утырмаска тиеш, дигән таләп куя башладык. Дөрес аңлагыз: монда 23 февраль – ир-атлар көне уңаеннан, йә булмаса 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне җәһәтеннән коллективларда җыелышып билгеләп үтү турында сүз бармый. Дини мәҗлесләрдә ир-атларны – аерым, хатын-кызларны аерым утырту кирәклеге турында әйтүем. Хәзрәт чакыралар икән, туган көнме, никах ашымы, бәби туемы ул, аерым утыртырга иде дип әйтүем. Кеше динне тотмаса, аңа ниндидер дини таләп кую файдасыз. Әгәр табында хәмер бар икән, утырыргамы, утырмаскамы икәнен динле кеше үзе хәл итә. Үземнән чыгып әйтәм: ирләр белән хатын-кызлар бергә утырган мәҗлеснең бәрәкәте, хәере юк. Чөнки теләгән сүзеңне әйтә, үзеңне теләгәнчә тота алмыйсың, ошарга, комплимент әйтергә тырышасың, йә булмаса, теге якны “чеметеп” алырга мөмкинсең. Шушы уңайдан мәктәптә тәҗрибә уздырып караганнар. Кызлар һәм малайлар аерым укый торган сыйныфта тәртип яхшырак булган, әйбәтрәк укыганнар. Чөнки укучылар бер-берсенең игътибарын җәлеп итәргә тырышмый, бигрәк тә кызлар, теге-бу төшем ачылмасмы дип, кыенсынып утырмый. Егетләр – үз ишләре, кызлар үз ишләре алдында үзләрен иркенрәк хис итә.

– Бер коллективта эшләгән кешеләрне аерым утыртуны аңлавы кыенрак, хәзрәт?

– Билгеле, коллективта хәл башкачарак. Безгә беренче чиратта таләп: халыкка динне аңлату, дингә китерү. Аннан дингә килгән кеше утырыргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. Билгеле, дин дәресләре, намаз укыйлар икән, алда – ир-атлар, артта хатын-кызлар утыру рөхсәт ителә. Инде кәеф-сафа мәҗлесләре булса, аерым утыру хәерлерәк.

– Туганнарны, дусларны чакырганда аерым утырту килешеп бетмидер?

– Килешә, чөнки туганнар арасында, әйтик, кияү-киленнәр, ягъни бер-берсенә туган булмаганнар да бар. Мин үзем, мәсәлән, хәзрәт янына – ир-атларны, табынның очына хатын-кызларны утыртырга мөмкин дип уйлыйм. Кайбер кешеләр өстәлнең бер ягына – ир-атларны, икенче ягына хатын-кызларны утыртып карады. Андый сурәттә алар бер-берсенә карап утыру килеп чыга, тагын дөрес түгел. Минемчә, тора-бара барыбер аерым мәҗлескә кайтып калырга тиеш. Билгеле, бертуганнарны чакырганда – мөмкин, әмма зур мәҗлес булганда барыбер кешеләр үзара катнашып бетә.

– Коръәндә хәмер өч тапкыр тыелган, диләр?

– Әйе, өч мәртәбә тыелган. Әмма хәзер инде өченчесе белән алдагы икесенең көче бетте. Кайбер кеше бу аятьнең өчесен дә кулланырга мөмкин, өчесе дә бертигез, дип уйлый. Коръәндәге бер аять хөкеме белән икенчесенең көчен капларга, бетерергә мөмкин. Аятьнең хөкемен хәдис тә бетерергә мөмкин. Андый очраклар да бар. Шуңа күрә гыйлемне белмичә, Коръән укып кына күп хата да кылырга мөмкин. Бу өч аять ничек килә: белгәнебезчә  хәмер ислам дине килеп, унҗиде ел узганнан соң гына катгый тыела. Әле Мәдинәгә күчкәч тә сәхабәләр хәмер эчкән. Башта, хәмердә файда да бар, зыян да бар; әмма зыяны күбрәк, дигән хөкем килә. Файдасы шул: кешеләр хәмер эчкәннән соң юмартланып китеп, сәдаканы күбрәк бирә башлый. Файда менә шул яктан. Икенчесе сәхабәләр исерек килеш намазга баса, сүрәләрне бутап укый башлагач иңдерелә: исерек килеш намазга басмагыз, дигән тыю килә. Сәхабәләр бер мәҗлестә исереп тавыш чыгаргач, бер-берсен пычак белән суяр дәрәҗәгә җиткәч, өченче тыю иңдерелә, хәмер куллану катгый тыела. Хәмер, дуңгыз – хәрам, боларга кагылу тыела, дигән аять килә. Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләр белән дә бу аятьне ныгытып куя. Сәхабәләр бер көндә өйдә булган барча хәмерне урамга чыгарып түгәләр. Урамда хәмер елга булып ага, бер ай буе исе бетми, таралмый.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү