Казанда ике ай эчендә йөздән артык табылдык хуҗаларына кайтарылган

Казандагы җәмәгать транспортында йөрүчеләр әйберләрен ешрак онытып калдыра башлаган. Ике ай эчендә йөздән артык табылдык хуҗаларына кайтарылган.

Казан транспорт комитетының “кайнар линиясе”нә көн саен 1-2 мөрәҗәгать килә икән. Шалтыратучыларның күбесе – әти-әниләр һәм мәктәп укучылары. Балалар җәмәгать транспортында аяк киеме салынган букчаларын оныта икән. Пенсионерлар транспорт карталарын югалту сәбәпле мөрәҗәгать итә. Табылган әйберләр табылдыклар бюросында саклана. Хәзер анда өч пар бияләй, алмаш аяк киеме белән ике букча, ирләр бүреге, хатын-кыз сумкасы, рюкзак һәм документлар папкасы бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү