55 һәм 60 яшьтән чыгу турында закон кабул ителде

Пенсиягә чыгу яше элеккеге “көенә” кайта. Ләкин дәүләтнеке булмаган пенсиягә генә кагыла бу.

Дәүләт Думасы депутатлары дәүләтнеке булмаган пенсия алуга хокук бирүче яшьне барыбызга да мәгълүм реформадан соң күздә тотылгандагы яшьтән (хатын-кызлар өчен – 60 һәм ир-атлар өчен – 65) киметү турында законны соңгы – өченче укылышта кабул иткән.

Эш шунда: хәзер без үз теләгебез белән булачак пенсиябез өчен хезмәт хакыннан үзебез үк дәүләтнеке булмаган фондка түләп бара алабыз. Шулай була калганда (бу пенсияне ихтыяри иминиятләштерү дип атала), закон кысаларында хатын-кызларга – 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгу мөмкинлеген бирү күздә тотыла. Төзәтмәләрне “Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды турында” Законга кертергә ниятлиләр.
Моннан тыш, закон нигезендә, ташламалардан файдаланучы кешеләргә, әйтик, Төньякта эшләүчеләргә, укытучылар, табиблар, күп балалы аналарга дәүләтнеке булмаган пенсияне тагын да алданрак алуга исәп тотып булачак.


Фикер өстәү