«Бу – минем туган авыл!» бәйгесенә: «Юкка чыккан авыл рухын сүндермәүчеләргә рәхмәт!»

«Игелекле авылдашым» номинациясенә

 Чистай районындагы авылыбыз Керәшен Ялтанының җир өстеннән юкка чыкканына 15 еллап вакыт үтте. Ә бит исән кеше күңелендә үз туган җире яши, моны югалту хисен кичергәннәр генә аңлый. Авылыбызның иң ахыргы кешесен – укытучы Петр Максимович Чумаковны – соңгы юлга мәңгелек йортка үз авылыбыздан озаттык. 

Авылыбыз беткәч, авылдашлар Иван Самилов җитәкчелегендә каберлекне яңартырга уйладылар. Аның ике улы Валерий һәм Николай, авылдашыбыз Валерий Архипов бергәләп тотындылар бу изге эшкә. Авыл халкыннан бер тиен акча алмадылар. Читтән килеп эшләүчеләргә акча да түләделәр. Каберлек янына кәшәнә (часовня) төзеттеләр. Каберлектән ерак түгел чишмә бар иде, аны ачтылар, өй ясап куйдылар. Шул тирәдә үк бассейн ясадылар. Ял урынындагы түгәрәк өстәл, утыргычлар читән белән уратып алынган. Тагын бер озын өстәл янында мич бар, анда ризык пешерергә була, шунда ук шашлык ясарга да мөмкин. Бу урыннар бар да коймалап алынган. Каберлегебез дә бик яхшы тимер баганалар, рәшәткәләр белән тотылган. Җәй айларында авылдашларыбыз кайтып, ял итеп китәләр. Каберлегебезне карап тотучыбыз да бар, ул – Николай Яковлев.  Көзен, язын, җыелышып, чистартып торабыз.

Туган авылыбыз өчен янып йөрүче Иван Самилов – 1936 елгы. Җиде сыйныфны Чуаш Ялтанында тәмамлап, Чистайда мебель фабрикасына эшкә керә. Анда эшләгәндә әллә ничә тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул елны ДОСААФка укырга керә. Шофер таныклыгы ала. Армиягә китә. Өч елдан артык Красноярск краенда хезмәт итә. «Хәрби төзелеш отличнигы» дигән диплом белән кайта. Армиядән кайткач,  газетадан укып белешә дә  Мәскәүдәге Бөтенсоюз төзелеш техникумына читтән торып укырга керә. Авылда бераз эшләгәч, ныклы практик белем эстәү өчен, Тольяттига китә. Анда озак тормый, Түбән Камага күченә. Соңрак Красный Ключта кошчылык фабрикасы һәм йортлар төзергә өлкән прораб итеп куялар. Анда 30 елдан артык эшли. Пенсиягә чыккач та биш ел эшләтәләр. Китүен теләмиләр. 1999 елда Мактау грамотасы белән бүләклиләр, 2000 елда «Татарстанның атказанган төзүчесе» дигән исем бирәләр.

Уллары Валерий белән Николай Самиловлар икесе дә – төзүчеләр. Алар инде унөч еллап Тройсын бәйрәмен бик зурлап уздыралар. Быел да 7 июньдә булыр дип торабыз,  Алла теләсә. Берничә ел Чуаш Ялтаны авылы мәктәбе укучыларына Кыш бабай бүләге кайтаралар. Үз авылыңның шундый игелекле кешеләре белән ничек горурланмыйсың!

Мин үскәндә авылда 65 йорт бар иде. 77 яшемне тутырдым. Авылда халык бик тату яшәде. Кич белән чыгып, җырлап утыралар иде. Кайда гармун тавышы ишетелсә, шунда җыелдык. Бездә 15 гармунчы иде. Җырчылар да күп булды. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да җырлады. Авылыбыз бик матур урында урнашкан иде. Шуңа да бик сагынабыздыр бер-беребезне. Тройсынны көтеп алабыз, авылдашлар кайтса, күрешәбез.  Урыны гына калса да, авыл рухын саклап торучы игелекле авылдашларыма мең-мең рәхмәт.

Анна Карликова


Фикер өстәү