Ландыш Әбүдәрова: «Бездә ана изге, аның гөнаһка хакы юк»

Үзгә карашлы, хатын-кызлар дөньясын бөтенләй башка яктан ачкан язучы бар. Ул – Ландыш Әбүдәрова. Аңа укучылар: «Сез безнең хыялда йөрткәнне кычкырып әйтәсез», – дип рәхмәт белдерсә, өлкән буын иҗат әһелләре сагаеп карый. Милли әсәр нинди була? Нигә без яңалыктан куркабыз? Хатын-кыз язучыга өстән карау кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Әңгәмәдә без әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Хәзер әдәбият, иҗат заманы түгел, диючеләр бар. Яшәү темпы чынлап та тиз, тормыш максаты бүтән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзенчәлекле. Синеңчә ничек, язучы өчен ниндидер аерым бер чор кирәкме, әллә алар дәверне үзгәртергә сәләтлеме?

– Габриель Гарсиа Маркесның «100 лет одиночества» романы чыкканнан соң,  Колумбия яхшырак яши башламады, ләкин ул башка төрле итеп яши башлады, диләр. Әйе, дәверне үзгәртергә сәләтле язучылар бар. Татар әдәбиятына Исхакыйлар, Тукайлар килгәч, татар дөньясында да үзгәрешләр булган. Шул ук вакытта язучы өчен махсус ниндидер чорның килүе дә кирәкми. Бәлки, кискен чорларда язучыларның тавышы көчлерәк ишетелә торгандыр. Анысы инде – икенче мәсьәлә.

Ландыш, сине хатын-кызлар язучысы дисәм, үпкәләмисеңме? Чөнки «Мандариннар»да, «Чәчәк сатучы кыз»да хатын-кызның үз-үзенә дә белгертергә кыймаган хыяллары сурәтләнә. Алар нәкъ хатын-кызга атап язылган кебек.

– Мин үземне хатын-кыз язучы дип әйтәм. Һәрхәлдә ир-ат җенесеннән булмавым өчен генә дә… Икенчедән, хатын-кыз өчен, аларның дөньясын белеп язам. Ләкин хатын-кыз язучы дип, кимсетеп карарга кирәкмидер. Гомумән, әдәбиятны хатын-кызларныкына, ирләрнекенә бүлә торган заман үткәндер инде ул. Бәлки, без бүтән төрле бүленешкә тукталырбыз?

– Мәсәлән, ниндирәк бүленеш?

– Татар әдәбиятын ирләрнекенә, хатыннарныкына бүләбез бүлүен, әмма китап киштәсендә андый бүленеш юк бит.

Укучы да китап сайлаганда, авторы – ир кешеме, хатын-кызмы дип уйламый. Бүленеш язучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә сизелә. Моннан котылырга вакыт дип уйлыйм.

– Хатын-кызларга алиһә итеп карыйлар, уч төбендә генә йөртәләрме?

– Киресенчә.  Ул – хатын-кыз, аннан нәрсә көтәсең инде, дигән караш бар. Сез әле кайчан гына аш бүлмәсеннән чыктыгыз, диләр.

Бүгенге чорда яшьләргә әдәбиятка килер өчен шартлар юк дип әйтеп буламы? Әдәбиятта танылу өчен нинди сыйфатлар иң мөһим дип саныйсың?

– Әдәбиятка киләм дигән кеше шартларына карап торамы икән аның? Яза башлаганда, иң беренче чиратта, үзеңне ирекле итеп хис итү кирәк. Кыюлык өчен. Хәер, ирек  үзе дә – шартлы төшенчә. Кайчандыр үзләрен ирекле хис итмәгән дип кемнәрне әйтә алабыз? Әйтик, совет чоры әдипләре турында шундый стереотип яши: алар идеологиягә буйсынган, цензура басымын тоеп иҗат иткән, эзоп теле уйлап чыгарган… Аннан туксанынчы еллар килде, язучыны шулай ук ирекле дип өзеп әйтә алмадык. Чөнки язучының матди хәле кискенләште, иҗат итү өчен вакыт мәсьәләсе килеп басты. Ә бу ике төшенчә, асылда,  бүген бер үк нәрсәне аңлата. Бенджамин Франклинның «вакыт – акча» дигән канатлы сүзе бар. Вакыт – адәм баласының иң кыйммәтле ресурсы. Язучының иҗатка биргән вакытының бәясе төште: язучыга акча эквивалентында тиешле әҗерен түләми башладылар. Җәмгыять базар мөнәсәбәтләренә күчкәндә, әнә шулай итеп, язучы бәһаләнмәде. Бүген дә хәл әллә ни үзгәрде дип булмый. Шулай да менә бу грантлар системасы күңелне җылытып тора әле.

Әдәбиятта танылу өчен… Менә монысы гади арифметика гына түгел. Бүгенге реклама, аннан да бигрәк хайп заманында «ике икең – дүрт», ягъни талантлы әсәр яздым да ул үз-үзен танытыр дип кенә булмый. Таныласы килгән кешегә аның әзер технологияләре бихисап. Максатың танылу булса, куллан. Язучылык – кәсеп бит ул.

Аннан соң кайбер әсәрләрнең язылу вакыты белән танылу вакыты төрле булырга мөмкин. Язучымын дигән язучы кәсебенең бу якларын да кабул итәргә тиеш.

Бүгенге авыр вазгыятьтә, милли мәгариф прокурор басымы астында калган заманда хатын-кыз язучы нинди уйлар белән яши? Аның бурычы нәрсәдә?

– Мин бу проблемага әни күзлегеннән карыйм. Ике кызым бар. Икесен  дә татарча укытасым, милли мохиттә тәрбиялисем килә. Әсәрләремне алар укысын дип телим. Икенчедән, язучы буларак, темалар үзгәрә башлый. Күңелдә милли протест оеша. Үзеннән-үзе тирәнрәк казый башлыйсың. Сез әйткән җиңелчә хатын-кыз прозасы гына язып утырасы килми. Ул моңа кадәр дә шулай булгандыр. Үз вакытында Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффарияләр шулай итеп кереп китмәделәр микән әдәбиятка? Гүзәл затлар шәхси ирек даулап түгел, җәмгыятькә бездән дә өлеш керсен әле дип тотынганнар бу эшкә. Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитоваларны гына искә төшерик. Еш кына иң авыр вакытта, ир-атлар өметен өзгәндә, әләмне хатын-кыз кулына алган бит.

– Күңелдә туган протест урамга алып чыгамы? Әллә язучыга урамга чыгарга кирәкмиме?

– Мин мәйданга чыкмыйм, әмма шушындый вакытта нәкъ менә татар  әдәбияты буенча аспирантурага кереп, татар әдәбиятын гыйльми дәрәҗәдә өйрәнүем –минем альтернатив көрәш ысулы. Миргазиян абый Юныс та (минем өйрәнә торган әдибем) нәкъ шулай эшләгән. Ул МДУның филология факультеты студенты, биш минуттан Сталин стипендиясе лауреаты университетта татар тарихын укыту белән килешә алмыйча, күңеле кайта. Һәм, гомумән, идеология белән килешә алмыйча, ул сәяхлыкны сайлый.

Менә әдәбиятка килеп кердең. Кемдер мактый, кемдер тәнкыйтьли… Язучы һөнәрендә сине иң нык гаҗәпләнергә мәҗбүр иткәне нәрсә булды?

– Иң гаҗәпкә калдырганы – үз-үзебезне әдәбиятта, әйтерсең лә урыннар санаулы гына кебек тоту. Хәтта син язма, дип әйтүчеләр дә булды. Бу әсәр яшәргә хаклы түгел, диючеләр дә табылды. Миңа калса, әдәбият мәйданы киң. Әсәрнең яшәргә хакы булу-булмавын исә вакыт күрсәтә. Әйтик, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы. XII-XIII гасырлар чигендә әлеге әсәр туганда, урта гасыр татар дәүләтләрендә нинди Ренессанс була! Әдәбият галиме Резеда Ганиеваның зур хезмәтендә бу турыда бөртекләп тупланган әллә никадәр мәгълүмат бар. Ул вакытта Кол Гали тусын өчен, мең Кол Гали яшәп иҗат иткән булырга тиеш.

Без бит язганда, әсәргә нигез итеп, халыкның этик программасын алабыз. Телибезме-теләмибезме, ул шушы фикерләү, уйлау рәвеше белән яшәгән кешенең иҗатына килеп керә. Үзебезнең дөнья сурәтен бирәбез, әгәр ул укучының аң төпкелендә кайтаваз булып яңгырый икән, димәк, ул – синең укучы.

Кем ул синең укучы? Зур язучылар кабул иттеме «Мандариннар»ны? Рифә Рахманның «Биек үкчә астында» дигән хикәяңә рецензиясен укыганнан соң туган сорау иде бу.

– «Биек үкчә астында» хикәясе «Идел» журналында басылып чыккач, күбрәк 40 – 50 яшьләрдәге апалардан рәхмәт сүзләре ишеттем. Мин ул әсәрне камил дип әйтмим. Бәлки әле, аңа карата  яшәргә хаклымы, юкмы, дигән сорауны да биреп буладыр. Ләкин ул үз вакыты өчен урынлы булгандыр. Дөрес, өлкән каләмдәшләр сагаеп кабул итте. Татар әдәбиятында мөмкин булмаган хәл, безгә хас түгел, диючеләр булды. Әдәбиятта калыплашкан хатын-кыз образы бар, ул, үз чиратында, татар архетибыннан формалашкан. Бездә ул дөнья әдәбиятындагы үрнәкләрдән корбанчылык сыйфаты белән аерылып тора. Мәсәлән, Аяз аганың Бибинуры, Исхакыйның Зөләйхасы бар. Фатих Әмирханның Хәяте исә корбанчылыкка каршы чыгарга талпынды. Корбанчылыкның чиге бармы? Мәсәлән, Сөембикә үзен ни дәрәҗәдә корбан итәргә тиеш иде? Ярар, ул вакытта башкача мөмкин булмагандыр, бүген Сөембикәгә мөнәсәбәттә нәрсә үзгәргән?

Татар хатынын нәрсә бәхетле итә ала? Бездә бәхетле хатын-кыз ул –әни образы. Әни – изге. Ул гөнаһсыз, хәтта үзе теләгәнчә яшәү турында хыялланырга хакы юк. Бу – каныбызга сеңгән фикер. «Париж» дигән хикәямне укыган 20 яшьлек күрше кызы: «Ничек инде әни кеше, баласын калдырып, хыялындагы шәһәргә чыгып китә ала?» – дип сораган иде хәтта. Чөнки әсәрдәге әни аның күңелендәге әни образын җимергән.

Нобель премиясе лауреаты, кытай язучысы Мо Яньның «Большая грудь, широкий зад» дигән романындагы әни образын Миргазиян Юныс әсәрләрендәге әни белән чагыштырып өйрәнгән идем. Мо Янь әсәрендә ана сигез баласын сигез ирдән тапкан, әмма ул – барыбер алиһә! Аңа табыналар! Ә бездә мөмкинме бу хәл? Андый хатынны бездә беркайчан да алиһә итеп кабул итмәячәкләр, табынмаячаклар. Бездә ана идеалы изге һәм аның гөнаһы кичерелмәячәк. Бәлки, безгә карашларны үзгәртергә вакыттыр?

– Сөйләгән кадәресеннән чыгып, үзеңне феминизм тарафдары дип атасак, дөресме?

– Татар феминизмын өйрәндем, күп яздым, ләкин үземне феминистка дип санамыйм. Дөрес, минем аларга рәхмәтем зур.

Тормышта тәртәгә тибүчәнме син?

– Героиням кебек иртәгә Парижга чыгып китә алмыйм. Ләкин үз вакытында, бөтен дөньяны ташлап, Уфага китеп бардым. Анда алты ел яшәгәннән соң, тормышлар җайланып беткәч кенә, тагын бөтен нәрсәне ташлап, Казанга кайттым. 5 ел декрет ялында утырдым да укырга кердем. Холкымда дуамаллык күпмедер дәрәҗәдә бар, ләкин аны җилбәзәклек дәрәҗәсендә үк дип санамыйм. Аспирантурада 3 ел буе уку гаиләмә җиңел түгел. Чөнки мин анда гаиләмә дигән вакытны урлап укыйм. Имтиханнар, яклаулар барыбызга да олы бер сынау булачак.

– Татар феминизмын өйрәндем, дидең, мисалга Мөхлисә Бубыйларны китердең. Хәзерге заманда бармы андый хатын-кызлар? Гомумән, татар феминизмы хәрәкәте бармы?

– Татар феминизмы хәрәкәтенең хәзер эчтәлеге бөтенләй башка. ХХ йөз башында феминизм дип авыз тутырып әйтмәгәннәр, бу хәрәкәтне «хатын-кыз мәсьәләсе» дип йөрткәннәр.

Ул Европадагы хәрәкәттән аерылып торган. Мин аны бүген дә нәкъ Исхакыйча, Бигиевчә күрәм. Хатын-кыз үзенең иренә аркадаш һәм алар бергә глобаль проблемаларга каршы көрәшә. Алар бер-берсенә терәк булырга тиеш. Моңа белем һәм аек акыл белән генә ирешеп була.

– «Йола» хикәясендә икмәк пешерүче әби ошады. Үзең пешеренергә яратасыңмы?

– Пешеренергә яратам, ләкин көнгә өч тапкыр һәм көн саен түгел. Яңа төрле ризыклар пешереп карарга яратам.

– «Мандариннар» дигәннән… Ай буена бер генә төрле ризык ашарга кушсалар, нәрсәне сайлар идең?

– Әнкәй пешергән ашны һәр көнне ашар идем. Аш ашамасам, тамагым туймый.

– Прозада нинди темалар аксый?

– Дөньяда барган глобаль процессларны чагылдыру аксый. Кешелек нинди үзгәрешләр кичерә – шушы сорауга җавап эзләмибез кебек. Милли проблемаларны гына күрәбез, ә бит планетар масштабта экологик, социаль һәм психологик проблемалар да бар. Бәлки, кысалардан чыга алмыйбыздыр. Кысалардан чыгабыз икән, аны кабул итмәү газапларын кичерү бар.

Мифларга корылган әсәрләр аз. Мәсәлән, фэнтези жанрына кытлык сизелә. Ә бит без нинди бай мифологик катламга ия. Һәм ул бөтенләй өйрәнелмичә ята.

– Киләсе китабың ничек аталачак? Ул да – цитруслар затыннанмы?

– Бәлки яшелчәләр рәтеннән булыр инде. «Пимадур», мәсәлән (көлә). Чынлап әйткәндә, китап чыгару турында уйлаган юк, фәнни эш бөтен вакытны ала.

Мандарин дигәннән… Әсәрләремдә детальләр бик күп. Мәсәлән, кояшның бер төрле яктылыгын яратам. Ул «Пимадур»да сурәтләнгән. Шул кояш яктысы – әйтерсең лә  Аллаһы Тәгаләнең барлыгына дәлил. Мин исләргә дә, төсләргә дә игътибарлы.

Марат Кәбиров, Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү