Кредит алучыга 5 КИҢӘШ

Юрист Рәзил Билданов киңәшләре

Кредит алганчы нәрсәләргә игътибар итәргә?

Процентларга игътибар итәргә кирәк. Нинди банктан алырга телисез, аның хакында да мәгълүмат эзләргә кирәк. Кайбер җиһаз кибетләре аерым банклар белән эш итә. Һәм әйбер сатып алганда шул банкка мөрәҗәгать итә. Шуңа да аеруча игътибарлы булу кирәк. Ә  микрофинанс үзәкләргә бөтенләй мөрәҗәгать итмәвең хәерлерәк. Чөнки анда процентлары да югары, бурычны кайтару көннәре дә аз.

Кредит алганда ничек алданмаска?

Кредит килешүен җентекләп өйрәнеп чыгарга кирәк. Төрле шартлар була. Кайбер очракта процентлары ай саен үсә торган, кайберләре киресенчә кими. Вакытында түли алмаган очракта пеня күпмегә артып барачак, моны да белеп торырга кирәк.

Иминиятләштерүдән баш тартып буламы?

Закон буенча иминият бәясен кайтартып була. Үзәк банк карары буенча, бу эш 14 көн эчендә эшләнергә тиеш. Мисал өчен, әйтик, сезгә кибеттән кредитка берәр техника яки җиһаз сатып алганда иминиятләштерү тәкъдим итәләр. Үзегез дә теләмичә ризалашсагыз, әмма соңыннан уегыздан кире кайткан очракта, ике атна эчендә кредит килешүендә күрсәтелгән иминиятләштерү  үзәкләренә барып гариза язарга тиеш буласыз. Төрле очраклар була. Сезнең гаризаны кире кагарга да мөмкиннәр. Шуңа да әлеге эшне башлаганда килешү белән җентекләп танышып чыгарга кирәк.

Кредит килешүен юкка чыгарып буламы?

Кредит килешүенә кул куйганнан соң акчаны алу вакыты 3–5 эш көнгә сузыла. Килешүне бу стадиядә өзү җиңелрәк, чөнки хезмәт әле күрсәтелмәгән, ә банк Гражданнар кодексының 821 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә клиентның карарын кире кага алмый. Тик моның өчен банкка акча счетка күчерелгәнче хәбәр итәргә кирәк. Әгәр автокредит алырга уйлаган булсагыз, беренче кертем дә керткәнсез икән, автосалон бу акчаны кире кайтарырга тиеш. Вакытында кайтарылмаган акча өчен салонны судка биреп була. Сезгә банкка документларны рәсмиләштерү һәм счет ачкан өчен түләргә туры киләчәк.  Бу эш сезнең кредит тарихына йогынты ясамаячак.

Түли алмаган очракта нишлисе?

Кредит  ул – процентлар дигән сүз. Шуңа да, бушка яки процентсыз  кредитка акча бирәбез дисәләр, ышанмаска кирәк.  Мондый очракта кредит килешүен юкка да чыгарып булмый, түләргә генә кала. Ләкин ай саен түли торган сумманы, әйтик, киләсе айны тулысы белән түли алмыйсыз икән, паникага бирелмәгез.  Күп кенә кешеләр мондый очракта әлеге бурычны каплар өчен, яңадан кредит ала. Болай эшләү дә дөрес түгел. Сезгә бурычыгыз булган банкка барып, күрсәтелгән сумманы түли алмавыгыз турында гариза язарга кирәк. Һәм банк алдан куелган сумманы киметә. Әмма кредит вакытын озынайтачак. Әйтик, мисал өчен, сез кредитны 2 елга алдыгыз, ай саен 7 мең түли идегез. Ә хәзер 4 мең түлисез һәм инде 3 ел.

Хәзерге вакытта физик затларның банкротлыкка еш чыгуы аркасында, банк аларның хәленә керә. Әгәр дә кеше киләсе айда тиешле сумманы  түли алмый икән, аңа шулай ук банкка барып, кредит каникулы бирүне сорап гариза язарга кирәк.  Мондый очракта кайбер банклар процент суммасын гына түләргә калдыра, ә кайберләре, гомумән  кредит һәм ипотека суммасына каникул бирә.


Фикер өстәү