Казанда пенсионер телевизор караган өчен оныгын аткан

Казанда 70 яшьлек пенсионер бергә яшәгән хатынының 49 яшьлек оныгын үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстанның тикшерү комитеты.

Фаҗига буласы көнне пенсионер ирнең телевизор карап ятучы «оныгы» ачуын чыгарган, ул алдан әзерләнгән коралдан аңа ике тапкыр аткан. Яраланган ир хастаханәдә җан биргән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир корал һәм патроннарны Казан базарларының берсеннән сатып алганлыгын әйткән.


Фикер өстәү