Тиен кызганып, сумнан колак какмыйк: җир өчен бирелә торган субсидияне алу тәртибе үзгәрә

Татарстанда эшкәртелгән һәр гектар җир өчен бирелүче дәүләт ярдәме 1 миллиард 857 миллион 500 мең сумнан артып китә. Быелдан башлап хуҗалыкларга әлеге төр субсидия бирү тәртибе үзгәрә.

Аны икегә бүләргә җыеналар. Беренчесе хуҗалык чыгымнарын кире кайтару өчен булса, икенчесе кызыксындыру максатында биреләчәк.

Чыгымнарны кайтару дигәне беркем өчен дә яңалык түгел. Узган елларда да эшкәртелгән җир өчен бирелә торган дәүләт ярдәме тулысынча шул максатны күздә тота иде. Аны икегә бүлү нигә кирәк булган?

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, биреләчәк субсидиянең икенче өлеше хуҗалыкларда эшкәртелми яткан җирләрне сөрү әйләнешенә кайтару белән берлектә бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү күләмен арттыру максатын күздә тота.

Икенче өлештә шулай ук күпьеллык үлән чәчү мәйданын арттыру, аларны яңарту һәм ашлама кертү кебек мөһим мәсьәләләр дә исәпкә алыначак, ди Марат Азат улы.

Дәүләт ярдәме шактый булып тоелса да, хуҗалыкларда эшкәртелә торган җир күләменә бүлсәң, алай ук күп булмавы ачыклана. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә мондый ярдәм берничә тапкыр күбрәк булуын исәпкә алганда. Әмма кайбер хуҗалыкларда төрле сәбәпләр белән уңдырышлы җирләрнең озак еллар дәвамында эшкәртелмичә, ташландык хәлдә калуына да чик куярга кирәк. Әлеге эшне дәүләт ярдәменнән тыш башкарып чыгу кыен. Шуңа эшкәртелгән җирнең һәр гектарына бирелә торган субсидиянең чәчүлек мәйданын арттыру һәм күпьеллыкларны яңарту максатын да күздә тотуы бары файдага булыр дип өметләник.

Хуҗалыкларны кызыксындыру максатында бирелә торган субсидиянең гомуми күләме 750 миллион сум чамасы тәшкил итәчәк, диләр министрлыкта. Шуның 69 миллион сумы – күпьеллыкларны яңартуга, 300 миллион сумы – җирнең уңдырышлылыгын арттыру һәм 241 миллион сумы – сугару һәм ачы туфраклы җиргә известь кертүгә, калган кадәресе җитештерелгәнне чит ил базарына сатуны оештыруга юнәлдереләчәк.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 80 мең гектар ачы туфраклы мәйданнарны известь белән эшкәртергә җыеналар. Якын елларда аның күләме 100 мең гектарга җитәчәк икән.

Җиргә ашлама кертү дигәннән, кайбер хуҗалыклар, әллә дәүләт ярдәменә өметләнеп, әллә башка сәбәпләр белән, быел да ашламаны бик аз күләмдә туплаган. Андый хуҗалык җитәкчеләре узган ел нәтиҗәләренә күз салмый микәнни? Язны ашламасыз каршы алучыларның берсе дә әлегәчә көзне мул уңыш белән озатканы булмады. Югары җитештерүчән орлыкка, ашламага, корткычларга каршы препаратларга акча кызганган, урып-җыю эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаганнарның тиен кызганып, сумнар югалтуы бар. Быел андыйларга дәүләт ярдәме дә, төрле субсидия һәм дотацияләр дә башкаларга караганда азрак биреләчәк, дип кисәтә министрлык белгечләре.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү