Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәләрендәге кайнар ризык сыйфаты аерым контрольдә торырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Казанның 186 нчы «Перспектива» лицеенда әйткән.
Президентны мәктәп белән Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, лицей директоры Азат Җамалетдинов һәм башкалар таныштырды. Президент ашханәдә балалар белән, ашханә пешекчеләре белән аралашты.