Казанда мебель саклый торган сладта янгын чыккан (ВИДЕО)

Бүген иртән Татарстанның гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә слад бинасы яну турында хәбәр килеп ирешкән.

Казанның Хлебозаводская урамы, беренче йорт, беренче корпуста янгын чыккан.

Янгынны сүндерүдә 4 звено янгын хезмәте катнашкан. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Янгын сүндерүгә 65 кеше һәм 21 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ут 450 кв метр мәйданны ялмап алган.

Склад Шелвуд компаниясенә карый. Ул күмәрләп мебель һәм төзелеш материаллары сату белән шөгыльләнә торган оешма.


Фикер өстәү