Казан бистәсендә ике кеше газ беллән агуланган, берсе һәлак булган

Казанда Колсәет бистәсендә газ белән агуланып бер кеше үлгән, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Колсәет бистәсендә табигый газ белән агулану турында хәбәр алынды.

Биредә газ белән агуланып 34 яшьлек ир-ат үлгән. Тагын 58 яшьлек бер кеше зыян күргән, ул 7нче хастаханәгә китерелгән.

Белгечләр бу хәлнең сәбәбен ачыклый.


Фикер өстәү