Кариев театры премьерасыннан соң: арабызда Микулайлар бармы?

Бер кеше язмышы аша халык фаҗигасен ачып буламы? Ай-һай, дияр күпләр. Мөгаен, режиссерлар да шундыйрак фикердәдер. Чөнки моноспектакльләр татар театрында сирәк күренеш.

Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов та шул фикердә:

– Узган елны Туфан Миңнуллин фестивалендә драматург Мансур Гыйләҗев «Микулай» пьесасын кычкырып укыганда, анда катнашкан бөтен режиссерлар гашыйк булды. Аны Чаллы, Әлмәт театрлары һәм без соратып алдык. Ә бит планга да кертелмәгән иде. Дөресен әйтик, монопьеса куркыныч нәрсә. Аны арзанлы проект дип әйтүчеләр дә бар. Кемгәдер бер актер бөтен теманы тамашачыга җиткерә алмый сыман тоела. Ә монда киресенчә. Микулай ялгызлыгын, телен һәм милләтен саклап калу өчен шәп алым уйлап таба. Ул меңнән артык курчак ясый, аларны капка төпләренә утыртып чыга да, һәр көнне шулар белән «яши», шул рәвешле телен саклый. Бу курчаклар – авылдан күченеп киткән кешеләр дә, мәрхүм булган әти-әнисе, армиядә хезмәт иткән солдатлар, хатыны, балалары. Менә шул мизгел мине җәлеп итте дә инде. Җансыз предметны үз тиңең итеп күрергә тырышу, ахыр чиктә, үзеңнең дә курчакка әверелүең. Фестиваль өчен әйбәт, диләр. Максатым ул түгел. Мин аны халык өчен дип эшләдем. Чөнки без керәшен халкы аша бөтен милләтләр драмасын күрсәтергә тырыштык.

«Мин гел сөйлим дә сөйлим, чөнки кеше сөйләмен онытырмын, телем кибәр дип куркам! Тик мин тере кеше тавышын ишетергә тиешмен, югыйсә колакларым ишетми башлаячак! Кайда кешеләр? Кайда көтү? Ат, сыер, сарыклар кайда?…»

Сәхнәдә Сарсаз авылында яшәп калган бердәнбер кеше – Микулайның бер көне күрсәтелә. Авылда ут та юк, халык та калмаган. Ул үзе ясаган курчаклар белән сөйләшеп, юаныч табып яши. Микулай онытылган йолаларны да искә төшерә, җыруларны да, авыл кешеләрен дә. Гап-гади монологлар аша Ватан темасы калкып чыга, әфган сугышы фаҗигасе, халыкның тамырыннан аерылу проблемасы чагыла. Микулай ролен башкарган Камал театры артисты Олег Фазылҗанның динамикасына, темпераментына шаккатарлык. Аның һәрбер җөмләсе хәрәкәт белән дә аңлатыла. Әйтүенчә, «Телсез күке»дән соң Микулай – иң кадерле рольләрнең берсе. Ни өчен икәнен ул болай аңлатты:

– Бу спектакльдән соң авыл бетә, халык бетә дип күпме тукырга була, аны үзебез дә беләбез, дип әйтүчеләр дә булыр. Ләкин без дә кисәтмәсәк, кем эшләр бу эшне?  «Микулай» пьесасы миңа бик тәэсир итте. Чөнки мин – керәшен авылында туып үскән кеше. Ул мохитне, аның кешеләрен, аларның холкын, нәрсәгә сөенүләрен, нәрсәгә ачулары килүләрен – барысын да беләм. Ләкин бу әсәр  керәшен халкы турында гына түгел. Монда бер керәшен авылы тормышы аша бик күп халыкларның язмышы ачыла. Туган авыллар юкка чыга, телебез, гореф-гадәтләр, җырлар онытыла. Коточкыч бит бу! Адәм балалары табигатьтән читләшә, шуңа күрә казасы да килә. Микулайның бер тәүлек гомере аша без ул проблемаларны күрсәтә алганбыздыр дип уйлыйм.

Пьесаның теле бик матур. Шагыйрь Гәрәй Рәхим бу җәһәттән, керәшеннәр – безнең борынгы төрки телне консервациядә саклап калучылар, ди:

– Керәшеннәрнең теле – борынгы төрки татар теленә иң якыны. Алар аны консервация хәлендә саклап кала алган. Чөнки христиан динен алсалар да, урысча яхшы белмиләр, шуңа күрә тел рус алынмалары белән чуарланмаган. Татар теле исә, ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп-фарсы алынмалары белән чуарланган. Бүгенге татар телендә аларның күләме 30 процентка якын. Татар теле, табигый ки, төрки сафлыгын күпмедер дәрәҗәдә югалткан.

Спектакль гореф-гадәт, йола күренешләренә бик бай. Театр тәнкыйтьчесе Гөлшат Фәттахова шушы алым белән режиссер безнең үткәннәребез, чын асылыбыз музейларда гына, хәтердән дә җуела бара дип кисәтә дигән фикердә:

– Мансур Гыйләҗевнең Камал театрында барган «Исәнмесез?!» дигән әсәрендә дә шушы ук проблемалар күтәрелә. Автор анда да милләт буларак музейларда гына чагылабыз, рухи байлыгыбызны файдалана белмибез дип кисәтә. Вакыйгалар ышандырырлык итеп корылган. Алар реаль. Япониядә, мәсәлән, курчаклар белән тутырылган авыл чыннан да бар. Димәк, глобальләшү заманында кешенең үз үзен югалтуы – ул бик кискен мәсьәлә. Финалда геройның үлүе һәм курчак төсле катып калуы да сискәндергеч. Әле генә ул исән һәм милли үзенчәлекләр дә аның белән яши иде. Хәзер инде алар да, рух та юкка чыкты һәм сәхнәне «Битлз»ның «Yesterday» («Кичә генә») дигән җыры биләп ала.

Спектакль актер Олег Фазылҗанны тамашачыга яңабаштан ачты. Залдан чыккан халык сөйләшеннән бер фикер колакка эленеп калды: «Өч аяклы ат» фильмында шушы актер адәм актыгын уйнаган иде түгелме соң? Дөньясы бай икән. Шәхес!»

Олег-Микулай халык хәтерен кузгата алды. Сәхнәдә. Ә тормышта арабызда Микулайлар бармы соң?

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү