Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү турында хәбәрдар

Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә җыена. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илебездә яшәүчеләрнең Төп законга төзәтмәләр кертү буенча узачак тавыш бирүгә карата мөнәсәбәтен белешкән. Сорашып-белешү нәтиҗәләренә караганда, әлеге мөһим чараның үткәреләчәген белүчеләр саны арта: 12 февральдә бу хакта белүчеләр халыкның 78 процентын тәшкил итсә, 3 мартка әлеге сан 83 процентка җиткән.

Россиядә яшәүчеләрнең 67 проценты тавыш бирүдә катнашырга исәпләп тора. Шул ук вакытта 41 проценты, чараны чиктән тыш әһәмиятлегә санап, анда, һичшиксез, барачагын белдергән. Референдумга барырга ниятләүчеләр арасыннан һәр икесенең берсе (55 проценты) Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне яклап тавыш бирәчәген әйткән. Сорашып-белешүдә катнашучыларның күпчелеге (85 – 97 проценты) тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең мөһимлеген таный. Алар фикеренчә, иң шәп тәкъдимнәр: дәүләт тарафыннан медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итү (респондентларның 97 проценты шулай дип уйлый), дәүләт тарафыннан балаларны социаль ярдәм белән тәэмин итү (96%), хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумы күләменнән ким булмаган дәрәҗәдә кабул итү (95%), пенсияне һәр ел саен индексацияләү (94%), шулай ук Россия территориясенең бөтенлеге (94%) һәм түрәләргә башка илдә яшәүне, чит ил гражданы булуны яисә чит илләрдә счетларга ия булуны тыю (93%).


Фикер өстәү