Ирек, секс, хатын-кыз: нәфис затны ир-ат дәрәҗәсенә төшерергә ярыймы?

(Өч тамчы тарих)

8 Март бәйрәмен хатын-кызларның ирләр белән тигез хокук алу өчен көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килгән диләр. Элек ул тантаналы табыннарда түгел, ә демонстрацияләрдә уза торган булган… Бүген инде хокуклар тигезлегенә ирешелде дип әйтергә дә мөмкин.
Хатын-кызлар хокукы өчен көрәшү кебек мөһим мәсьәләне сәясәтчеләр гел үз файдасына борырга тырышкан. Әйтик, 1917 елда революционерлар хатын-кызларны шау-шулы демонстрацияләргә күтәрәләр. Ә патша аларга сайлауларда катнашу хокукы бирергә мәҗбүр була. Большевиклар исә хатын-кызга ирек бирүне аны «гаилә изүеннән коткару»дан башлыйлар.

Октябрь революциясеннән соң бер ай чамасы узу белән «О гражданскомъ браке, о детяхъ и о веденiи книгъ актовъ состоянiя» дигән декрет чыга. Ул никахлардагы дини элементларны – мәчетләрдә, чиркәүләрдә кавыштыру мәҗбүриятен гамәлдән чыгара һәм гаилә коруны ЗАГСта язылышу белән чикли. Яраткан кешесе белән гаилә төзергә ниятләгән хатын-кыз өчен юл ачыла: чөнки элек ул әти-әнисе фатихасы буенча гына кияүгә чыга ала иде, ә хәзер андый мәҗбүрият юк. Кемгә тели – шуңа чыга.

Шул ук чорда «Никахны таркату турында» декрет та дөнья күрә. Бу документ аерылышу процессын гадиләштерә: элек аны ире генә аерып җибәрергә мөмкин булса, хәзер хатын-кыз мөрәҗәгате буенча да аерылышырга рөхсәт ителә. Хәзер ул теләгән кешесенә кияүгә чыгу гына түгел, аннан үз ихтыяры белән аерыла да ала. Хәтта сәбәбен дә күрсәтмичә. Сөенәләр инде хатын-кызлар: «Менә бит иреккә чыгабыз, тиң хокуклы булабыз!» – дип бот чабалар.

1920 нче елларда аборт ясауга рөхсәт бирелә, авырга узудан саклау чаралары киң кулланыла башлый. Шул ук вакытта бергә яшәүнең төрле формалары легальләштерелә. Ире дә, хатыны да уртак булган «коммунар гаилә»ләр модага кереп китә. Берничә ир белән яшәгән хатыннар барлыкка килә… Хөррият инде!

«Коммунар гаилә» дигәне 10 – 14 кешедән торган гаилә була. Болар көнкүрешне дә бергәләшеп алып бара, җенси мәсьәләләрне дә гадел хәл итә. (Мин мондагы гаделлекне бик күз алдына китерә алмыйм, әмма берәр җае булгандыр инде – шобага тотышып утырмаганнардыр.) Тотрыклы парлар хупланмый, чөнки бу төркем эчендә төркем хасил итәргә, төрле каршылыклар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге гаилә әгъзаларының барысы да – барысының ире, барысы да барысының хатыны була. Түшәкләре уртак булса да «коммунарлар» арасында бала табу, бала үстерү кирәксезгә исәпләнә, чөнки бу гаилә эчендәге балансны боза, ә аннан да бигрәк якты киләчәк өчен көрәшүгә комачаулый. Әгәр бала туа калса, аны интернатка тапшыралар.

Әллә ничә хатынга өйләнүче ирләр тарихи хәл инде. Ә узган гасырның егерменче елларында берьюлы берничә ир белән яшәгән хатыннар да була. Бу закон бозуга исәпләнми, гаепкә саналмый. Күп әтилелек дигән төшенчәне закон исәпкә ала: әгәр әни кеше бала тапканнан соң, ирләренең барсын да куып җибәрә икән, аның һәр иреннән алимент түләтү мөмкинлеге була. «Ялгыз ана» («Мать-одиночка» мәгънәсендә) төшенчәсе нәкъ менә шушы чорда барлыкка килә һәм тора-бара кайбер елгыр хатыннарның кәсебенә әверелә.
Моннан тыш, гаилә институтын «буржуазия калдыгы» дип, бөтенләй бетерү омтылышлары да булган. Монысы инде, гаиләне генә түгел, ә мәхәббәт төшенчәсен дә инкарь итүгә корыла һәм ир-ат белән хатын-кызның үзара мөнәсәбәтләрен физиологик ихтыяҗларга гына кайтарып калдыра.
Моның белән генә бетми әле, кайбер төбәкләрдә хатын-кызны «күмәкләштерү»гә кадәр барып җитәләр. Аларны, гасырлар буе «гаилә изүе» астында җәфа чигүче затларны, ирләре басымыннан аерып алып, бөтен пролетар ир-атка наз өләшүче уртак милек дәрәҗәсенә «күтәрәләр». Алар белән атнасына 3-4 тапкыр файдаланырга мөмкин, моның өчен ир-ат хезмәт хакыннан 2% салым түли, ә хатын-кыз 280 сум өстәлмә ала. Дөрес, монысы кайбер төбәкләрдә генә күзәтелә һәм аны дәүләт рөхсәте белән түгел, ә аферистлар башлангычында кылынган гамәл дип әйтәләр. Гражданнар сугышы вакыты бит, дошманнар тарафыннан эшләнгән провакация дә булырга мөмкин. Ләкин бу утсыз чыккан төтен түгел…
Бер карасаң, тулы ирек бит инде халыкка. Әмма бу ирек әллә ни шатлык китерми: толлар, ятимнәр, җенси авырулар һәм җинаятьләр артуына гына китерә. Һәм җәмгыять ипләп кенә гаилә кысасына, чагыштырмача тәртипле тормышка кайтырга мәҗбүр була. «Гаилә изүе»ннән котылу теләге шулай тәмамлана.

Ә мин үзем «хатын-кызларны ир-ат белән тиң итү» дигән нәрсәгә бераз шикләнеп карыйм. Тапканнар кем белән тиңләшергә, дип уйлыйм. Хатын-кызны беркайчан да ир-ат дәрәҗәсенә төшерергә ярамый.

Марат Кәбиров

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү